15 июль 2021 яңалыклары
-
Сакланганны Аллаһ саклар
Быелгы җәй аномаль коры һәм эссе килде. Кайбер районнарда явым-төшем бөтенләй юк, безнең җирлектә дә яңгырлар сирәк ява. Коры һәм эссе һава торышы янгыннар чыгуга сәбәп була. «Бурдан – кала, уттан калмый» ди халык. Һава температурасының айлар дәвамында бик югары торуы сәбәпле быел янгыннар аеруча еш күзәтелде. «Бу афәттән саклану өчен профилактик чарага аеруча нык игътибар бирергә кирәк», – ди «Ассорти» бакчачылык ширкәте бакчачылары. Артык эсселек һәм яңгырлар булмау сәбәпле, Татарстан республикасында, шул исәптән безнең районда да, гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Бу режим 30 июльгәчә дәвам итәчәк. Аннары, ситуациягә карап, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы аерым карар кабул итәчәк.
-
Көчле затлар футбол уйный
24 июльдә ир-атлар командалары арасында мини-футбол буенча район чемпионаты узачак.
-
Балалар мәдәният дөньясын өйрәнә
Шушы көннәрдә Иске Дөреш авыл җирлегендә урнашкан «Балкыш» сәламәтләндерү лагеренең өченче сменасы эшли башлады.
-
Белеп торыгыз!
Кыярлар төз һәм матур үссен өчен Кайчагында түтәлләрдә груша формасындагы, яки кәкре-бөкре кыярлар үсә башлый. Сәбәбе нидә?
-
Имтиханнар үтте. Нәтиҗәләр билгеле.
Быел Татарстанда бердәм дәүләт имтиханы тапшырган балаларның 11е икешәр фәннән 100әр балл җыйган. Республикада дәүләт чыгарылыш аттестациясе нәтиҗәләренә багышланган пресс-конференциядә ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин тагын бик күп саннар китерде. Ризидә Камалова.
-
КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #31/ "Ш" хәрефе
Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.
-
Электр самокатында йөрүчеләр өчен яңа кагыйдәләр
Татарстан буенча электр самокатында йөрүчеләр өчен яңа кагыйдәләр гамәлгә керде. Юлдагы тәртипсезлекләргә алар киртә куяр. Чарасын күрәләр.
-
Югары тизлекле интернент булачак
Татарстан Республикасы Цифрлаштыру министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы Президенты кушуы буенча төбәктә социаль әһәмиятле объектларны Интернет челтәренә тоташтыру буенча эш алып барыла. 2021 елда югары тизлекле Интернетка 2347 объект тоташтырылачак. 1600 км җепсел-оптика элемтә линияләре сузылачак. Тагын 305 торак пункт социаль әһәмиятле объектларны тоташтыру проекты кысаларында (2019 елдан 2021 елга кадәр) «Оптика»га тоташтырылачак.