Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Имтиханнар үтте. Нәтиҗәләр билгеле.

Быел Татарстанда бердәм дәүләт имтиханы тапшырган балаларның 11е икешәр фәннән 100әр балл җыйган. Республикада дәүләт чыгарылыш аттестациясе нәтиҗәләренә багышланган  пресс-конференциядә ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин тагын бик күп саннар китерде. Ризидә Камалова.

Татарстан мәктәпләрен тәмамлаган һәм дәүләт чыгарылыш аттестациясен узган укучылар арасында йөз баллга БДИ бирүчеләр барлыгы 234 кеше. Алар арасында безнең районнан Кече Шилнә гомуми белем бирү мәктәбен тәмамлаган Резеда Садриева белән Түбән Суыксу мәктәбен тәмамлаган Индира Хәйретдинова да бар. Кызлар максималь баллны икесе дә рус теленнән җыйды. 
Министр белдергәнчә, имтиханнарда 100 балл җыючылар саны рус теленнән һәм химия фәненнән ел саен арта бара. Аның сүзен безнең район мисалы белән дә дәлилләргә була: химиядән уртача балл безнең районда да узган елгыдан 13 кә күбрәк. Шул ук Резеда Садриева химяне 99 баллга бирде. Индира Хәйретдинова да әлеге фәннән күп балл җыйды. Кече Шилнә мәктәбеннән Алина Исаева шулай ук химиядән һәм рус теленнән бик әйбәт билгеләр белән чыкты. 
Йөзәр балл җыйган балаларны министр алтын бөртекләренә тиңләде. «Имтиханнарны югары балларга тапшырган балаларны үзебезнең республика вузларында калдыруны максат итеп куябыз. Бу мәсьәләдә югары уку йортлары кызыксындыру чаралары оештыралар. Монда калсалар – безгә сөенеч», – диде Илсур Һадиуллин.
Аның сүзләренчә, быел республикада барлыгы 17993 егет һәм кыз урта мәктәпне тәмамлап дәүләт аттестациясен узган: 16830 кеше БДИ, 1163 кеше дәүләт чыгарылыш имтиханы (русча аббревиатурада – ГВЭ, ул сәламәт булмаган балалар, төзәтү учреждениесендә тәрбияләнүчеләр һ.б.ш. өчен) тапшырган. Төп фәннәрдән уртача баллар әйбәт, ягъни ил буенча уртачадан югарырак: рус теленнән – 74,7 (Россия буенча 71,4), математикадан – 61,49 (Россиядә – 55,1).  Шул ук вакытта бусаганы үтә алмаучылар да бар: әйтик, математикадан 304 кеше минимумны җыя алмаган. 12 укучы рус телен бирмәгән, аларның 4есе – мәктәпне быел тәмамлаучы, калганнары кабат бирүчеләр.  
Тугызынчы сыйныфларга килсәк, аларның төп дәүләт имтиханындагы билгеләре бераз начарайган. Узган уку елы азагында, пандемия чыгу сәбәпле, тугызынчылар имтихан бирмәде, шуңа күрә быелгы күрсәткечләрне министр 2019 елдагы белән чагыштырды: билгеләр рус теленнән 0,17гә, ә математикадан 0,38гә түбәнрәк. Министр мондый чигенешне имтиханнарда күзәтчелекнең көчәюе белән дә аңлатты. 
Күзәтчелек көчле булса да, имтиханнарда таләпләрнең бозылу очраклары бар. Укучыларның шпаргалка кулланырга, телефоннардан файдаланырга маташуы белән бергә, кайбер урыннарда имтихан кабул итү пунктларында эшләүчеләрнең йомшаклык күрсәтүе дә билгеле булган. Мондый очраклар укытучыларның балаларны артык яратуыннан, ярдәм итәргә теләвеннән килеп чыга, дип аңлатты Илсур Һадиуллин. Кагыйдә  бозучыларның административ җаваплылыкка тартылуы турында да кисәтте. 
Тукай районына килгәндә, шөкер, имтиханнар тыныч, бернинди кагыйдә бозуларсыз үтеп китте. Унберенче сыйныфны быел 94 укучы тәмамлады. БДИны рус теленнән – 88, математикадан (профиль) – 57, җәмгыять белеменнән – 38, биологиядән – 21, физикадан –17, химиядән –14, информатикадан – 12, тарихтан – 8, инглиз теленнән – 3, рус әдәбиятыннан 2 укучы тапшырды. Район мәгариф идарәсендә белдерүләренчә, билгеләр узган елгыдан югарырак. Рус теленнән – 34, математикадан ¬– 7, химиядән –3,  физикадан – 2, тарихтан –1, җәмгыять белеменнән – 4, биологиядән 1 укучы югары, ягъни 80нән артык балл җыюга ирешкәннәр.
ТР Мәгариф һәм фән министры руспублика педагогларының төп  август конференциясе 19 август көнне Актанышта үтәчәген әйтте. ТР Президенты катнашында  «Татарстан республикасында белем бирү: мөмкинлекләр – һәркем өчен» дигән темага җитди сөйләшү булачак ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев