Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сакланганны Аллаһ саклар

Быелгы җәй аномаль коры һәм эссе килде. Кайбер районнарда явым-төшем бөтенләй юк, безнең җирлектә дә яңгырлар сирәк ява. Коры һәм эссе һава торышы янгыннар чыгуга сәбәп була. «Бурдан – кала, уттан калмый» ди халык. Һава температурасының айлар дәвамында бик югары торуы сәбәпле быел янгыннар аеруча еш күзәтелде. «Бу афәттән саклану өчен профилактик чарага аеруча нык игътибар бирергә кирәк», – ди «Ассорти» бакчачылык ширкәте бакчачылары. Артык эсселек һәм яңгырлар булмау сәбәпле, Татарстан республикасында, шул исәптән безнең районда да, гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Бу режим 30 июльгәчә дәвам итәчәк. Аннары, ситуациягә карап, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы аерым карар кабул итәчәк.

Ни кызганыч, янгыннарда үлем очраклары да теркәлде. Янгын чыгуның сәбәпләре күп төрле. Шулардан аеруча еш очрый торганнары, кешеләрнең игътибарсызлыгы, электр үткәргечләрендә кыска ялганыш очраклары, шулай ук махсус ут төртүләр дип хәбәр итә МЧС хезмәткәрләре. – Үткән атнада 19 янгын чыгу очрагы теркәлде. Кипкән, коры үлән үзеннән үзе янарга гына тора. Янгынга каршы саклык чараларын күрмәүчеләр һәм тәмәке төпчеген сүндермичә җиргә ташлаучы тәрбиясез кешеләр аркасында коры үләнгә ут бик тиз каба һәм янгын чыга. Җирлегебездә яшәүче халык белән янгынга каршы  куркынычсызлык таләпләрен үтәү буенча аңлату эшләре алып барабыз,  – ди Тукай районы буенча күзәтчелек хезмәте бүлеге башлыгы Александр Сухорук. 
«Ассорти» бакчачылык ширкәтендә дә янгыннар булгалады. Күрше-тирәдә урнашкан бакчачылык ширкәтләрендә чыккан янгыннарга бакчачылар битараф калмадылар, чөнки янгынга каршы куркынычсызлык таләпләрен үтәү – кеше гомерләрен саклап калу да бит ул. – Александр Чесноков бу җитди мәсьәләне хәл итү юлын тапкан һәм аны тормышка ашырган кеше. Ул безнең куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен зур тырышлык куйды – барлык бакчачылар да аңа рәхмәтле. Бакчачылык ширкәте рәисе Нургаян Нигъмәтҗановка Александр Чесноковның инициативасын хуплавы өчен дә һәм идеясын тормышка ашырырга булышуы өчен дә рәхмәтебезне җиткерәбез, – ди бакчачылар. – «Сакланганны Аллаһ саклар» диләр бит, Александр Чесноков саклану чарасын уйлап тапты – янгын сүндерү агрегаты ут белән көрәшү өчен һәрвакыт әзер торыр дип уйлыйбыз. Бакчачылык ширкәтләрендә янгын чыкмас дип өметләнәбез, – ди «Ассорти» бакчачылык ширкәтендәге бакчачы Файзылгаян Нуриев. 
«Ассорти» СНТ рәисе урынбасары Александр Чесноков бакчачылык ширкәте тормышында актив катнаша. Ул ут чыккан очракта янгын сүндерү машиналары килеп җиткәнче янгынны сүндерү өчен күчмә цистерналы техникасын булдырырга уйлаган. Үз идеясен тормышка ашыру өчен ул бакчакчылык ширкәте рәисе Нургаян Нигъмәтҗановка мөрәҗәгать иткән.  
 – Безнең бакчачылык ширкәтендә 625 участок. Көчле янгыннар еш булмый. Күп очракта янгын бакчачы гаебе белән чыга. Бакчачылар рационализаторның идеясен хупладылар. Бакчачылар керткән взнос һәм ширкәтебез тормышындагы актив кешеләрнең бупроблемага битараф булмаулары аркасында бездә күчмә цистерна барлыкка килде, – ди ширкәт рәисе.
Александр Чесноков бакчачылык ширкәтендә даими рәвештә техника ремонтлау белән шөгыльләнә икән. Иске техникадан яңаны ясарга ярата. Янгын сүндерү чарасы булган күчмә цистеррнаны да иске, яраксызга чыккан техника детальләрен кулланып ясаган. Цистерна 1,8 куб литр су сыешлы цистернадан, мотопомпа, 20 шәр метрлы 2 янгын җиңсәсе (рукав), су кудыру датчигыннан тора. Су кудыру башнясы бар, янгынга каршы гидрант урнаштырылган. Әгәр дә кирәкле запас частьлар, детальләр булса, күчмә цистернаны 3 көн эчендә ясарга була, – ди Александр. 
Александрның әтисе Петр Николаевич –  тракторист. Әгәр дә янгын чыкса, күчмә цистерна тракторга тагыла һәм янгын чыккан урынга юнәлә. Бу техниканың кулланылышка яраклылыгын белү өчен ташландык участокта тәҗрибә үткәрәләр. Тәҗрибә барышында су кудыру басымын, су сиптергечнең радиусын, насосларны, стволның эш сәләтен тикшереп карыйлар. Ц
истернаның күләме 8-10 минут дәвамында янгын сүндерүгә исәпләнгән булуы ачыклана. Бу вакыт аралыгында янгынның куәтен киметергә яисә зур булмаган янгынны тулысынча сүндерергә мөмкин.

Лилия Оленина
Зәрия Вәлиева тәрҗемәсе. 


/Алена Фазылова фотосы                         
  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев