Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Электр самокатында йөрүчеләр өчен яңа кагыйдәләр

Татарстан буенча электр самокатында йөрүчеләр өчен яңа кагыйдәләр гамәлгә керде. Юлдагы тәртипсезлекләргә алар киртә куяр. Чарасын күрәләр.

       Республиканың Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматларына караганда, Татарстанда электр самокатында йөрүчеләр белән даими рәвештә эш алып барыла. Ел башыннан самокат белән идарә итүче 900дән артык кеше Россиянең Административ хокук бозулар кодексының 12.29 маддәсе («Юл хәрәкәте вакытында юл хәрәкәте кагыйдәләрен җәяүле яисә башка зат тарафыннан бозу»)  нигезендә җаваплылыкка тартылган.
       – Әлеге җайланмаларны кулланучыларга транспорт чарасы белән идарә итүчеләргә булган кебек таләпләр каралган, димәк, аларның идарә итү хокукы да булырга тиеш. Ел башыннан мондый хокук бозулар өчен элек самокатын йөртүче 8 кеше тотылды, – ди Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсенең административ законнарны үтәү бүлеге башлыгы Андрей Куртмин. 
       Быел республикада электр самокаты катнашында 10 юл-транспорт һәлакәте булган, 10 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган, бер кеше үлгән. Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, 900гә якын кеше самокат белән идарә иткән вакытта җәрәхәтләнеп, медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән.
      Самокатта җилдерүчеләр күбрәк нинди кагыйдәләрне санга сукмый соң? ЮХИДИ вәкилләре әйтүенчә, электр самокатын йөртүчеләр машина юллары буйлап хәрәкәт итә, җәяүлеләр кичүеннән тыш юлга, светофорның кызыл утына карамастан, җәяүлеләр юлыннан чыга.
Чикләүләр нәрсәгә кагыла?
     Билгеле булганча, электр самокатыннан файдалануга бәйле яңа кагыйдәләр кертелде. Алар үз эченә тизлек һәм башка төр чикләүләрне кертә. Шунысын да искәртергә кирәк: хәзерге вакытта федераль дәрәҗәдә электр самокаты хәрәкәтен чикли торган таләпләр дә, юл йөрү кагыйдәләрендә нәкъ шушы транспорт төренә багышланган аерым бүлек тә юк. Димәк, самокатта йөрүчеләр җәяүлеләр белән тигезләнә.
    Шулай итеп, яңа кабул ителгән таләпләр буенча, электр самокатында йөрергә теләүчеләр нәрсә белеп торырга тиеш?
     –  самокатта 16 яшькә кадәрге балалар, шулай ук исерек хәлдә һәм наркотик кулланган затлар йөри алмаячак. Шулай ук бер транспорт чарасына ике кеше утыру да тыела;
    – рөхсәт ителгән тизлек – сәгатенә 10–15 чакрым;
            – самокатны дөрес итеп урынында калдырмаган өчен 500 сум күләмдә штраф каралган. Июнь аенда 488 кешегә шундый штраф эләккән инде;
        – кагыйдә бозучыларның шәхси аккаунтларына чик куелачак.

Шулай ук әлеге төр транспорттан кулланучыларның йөртү сыйфаты индексы, электр самокаты белән идарә итү культурасын аңлаткан программа әзерләнә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев