Тукай КВНчылары Чаллы сәхнәсендә
Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар драма театрында Фәридә Таштабанова исемендәге «Әйдә, шаярт!» җәйге кубогына багышланган бәйге үтте. Анда Тукай, Зәй, Минзәлә, Саба, Мөслим районнары һәм Чаллы, Казан, Мәскәүдән килгән командалар көч сынашты. Нәтиҗәдә җинү «Зәй әбисе» (Зәй районы) төркеменә насыйп булды.