Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Спортта иң көчлеләр

Район Сабан туенда тукайлылар һәм килгән кунаклар спорт уеннарында бик теләп катнашты. Район спорт, туризм һәм яшьләр эшләре бүлеге катнашучылар арасыннан иң-иңнәрне билгеләде. 

Сабантуйның иң көчле кешесе – «Шевроле-Нива» автомобилен, МТЗ тракторы тәгәрмәчен тартып алып бару, юан бүрәнәне күтәреп йөртү ярышында җиңүче дип Түбән Суыксудан Айзат Сираев табылды.
2 километр арага йөгерүче ир-атлардан Иштирәктән Венер Зайцевка, 1 километрга йөгергән хатын-кызлардан Яңа поселогыннан Камилә Сабировага тиңнәр булмады. 
Ераклыкка сикерүдә дә Венер Зайцев (4,46 метр) һәм Камилә Сабирова (3,32 метр) рекорд куйды.
Канат тарту буенча Биклән авыл егетләре командасы беркемгә дә беренчелекне бирмәде. 
Чаллыдан Камил Гафаров 14 яшькә кадәрге үсмерләр арасында 18 тапкыр турникта күтәрелеп рекорд куйды. 14 яшьтән өлкәнрәкләр арасында Яңа Бүләктән Илнар Сәләхов 40 тапкыр күтәрелде. 
Гер күтәрү остасы дип Чаллыдан Марсель Шәйхетдинов табылды. Ул герне 66 мәртәбә күккә чөйде. 
Биек баганага менеп әтәчне алучы – Яңа Мусабай авылыннан Ильвир Нәфыйков.  
Волейбол ярышларында ир-ат командалары арасында бәткелеләр беренче урынны алды, хатын-кызлардан Круглое Поле командасы беренчелеккә чыкты. 
Шахмат уйнауда Азалия Камалиева һәм Шәйхетдин Мөбарәкшин җиңүчеләр дип табылды. 
Кул көрәшендә иң көчле хатын-кыз Түбән Суыксудан Алия Сираева, иң көчле ир-ат Яңа поселогыннан Александр Жеребенков булды.
Резина тарту буенча Мөслим районыннан килгән Зирәк Нәҗипов җиңде. 
/ Рөстәм Зәкиев фотолары.

 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X