«Изгелек яшәтә дөньяны»
Арабызда берәүнең әмере белән түгел, ә йөрәк кушуы буенча саваплы гамәлләр кылырга әзер торган, район тормышы өчен янып-көеп йөргән кешеләр бар. Шундый шәхесләрнең берсе – изге җанлы, олы йөрәкле, тиктормас, актив иҗат итүче якташыбыз, шагыйрә Рәзинә Сәетгәрәева. Ул Тукай районының «Тукай исеме – бөек исем» гимнын язган шагыйрә, дистәләгән ялкынлы шигырьләр, хисләр белән тулы җырлар, берничә китап авторы буларак күпләргә таныш.