Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Изгелек яшәтә дөньяны»

Арабызда берәүнең әмере белән түгел, ә йөрәк кушуы буенча саваплы гамәлләр кылырга әзер торган, район тормышы өчен янып-көеп йөргән кешеләр бар. Шундый шәхесләрнең берсе – изге җанлы, олы йөрәкле, тиктормас, актив иҗат итүче якташыбыз, шагыйрә Рәзинә Сәетгәрәева. Ул Тукай районының «Тукай исеме – бөек исем» гимнын язган шагыйрә, дистәләгән ялкынлы шигырьләр, хисләр белән тулы җырлар, берничә китап авторы буларак күпләргә таныш.

Шушы көннәрдә райондашыбызның иҗат кичәсе булып үтте. Рәзинә Сәетгәрәева район тормышына үзеннән бер өлеш булсын дип, мохтаҗ балаларның мән-фәгатьләрен кайгыртып, шушы кичәне оештырды. «Изгелек яшәтә дөньяны» дип исемләнгән әлеге хәйрия кичәсеннән кергән барлык акчалар 
мөмкинлекләре чик-ле балаларны дәвалау өчен районның «Игелек кыл» хәйрия фондына күчерелде. 
Каләмнән башка үзе-нең тормышын күз алдына да китермәгән Рәзинә Сәетгәрәева Бик-лән авылыннан. Каләм тирбәтүе балачагыннан ук башлана. Туган якка мәхәббәт, ата-анага хөрмәт, милләткә, гореф-гадәтләргә тирән ихтирам белән язылган шигырьләре республика газета-журналларында басыла. «Биклән авыл тарихы» китабы үзе генә күпме зур хезмәт таләп иткән басма. 
Бүгенге көндә дә райондашыбыз шигырьләр язудан тыш, «Татарстан-ның алтын коллекциясе» китабы өчен фото, материаллар табу өстендә эшли, ә киләчәктә үзен драматургиядә сынап карарга хыяллана.
Шигьрият дигән мог-җизалы дөнья аны көн-
нән-көн үз кочагына ала. Аны милләтнең киләчәге, телнең югала баруы кебек проблемалар борчый. Ул үзенең каләмен милләтен явызлардан, үчлеләрдән саклаучы, яклаучы корал итеп күрә. Район күләмендәге бер вакыйга да аннан башка үтми, ул һәрбер чарага үзеннән өлеш кертергә тырыша. 
«Сәламәтлекләре чикле кешеләрнең күбесе рухи яктан бик көчле, алардан безгә дә үрнәк алу кирәк. Без бер районда яшибез, шушында эшлибез. Бу тормышта физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә карата игътибарлы булу мөhим, аеруча балалаларга», – ди Рәзинә апа. – Әлеге чараны үткәрү башлангычын Гөлзада Рзаева тәкъдим итте. Җырларым шактый җыелды бит. Аларны бик күп танылган сәхнә йолдызлары башкара. Шуларны тамашачыларга җиткерү теләге туды. Иҗатташ дусларым белән сөйләшеп, кичәне изгелеккә юнәлдердек. Алар хәйрия кичәсенә килеп җырларга ризалык бирделәр. Җыелган акчаны 1 июнь – балаларны яклау көненә багышлап, районның хәйрия фондына бирәбез, – диде ул. 
Игелекле чарага башкалабыздан Рәзинә ха-нымның иҗатташ дуслары килде. Мәртәбәле кунак – Россиянең hәм Татарстанның халык артисткасы, Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты, профессор, җырчы Венера Ганиева нур өстенә нур булды. «Репертуарымда Рәзинә ханым сүзләренә язылган жырлар шактый, аларны яратып башкарам, тамашачылар да яратып кабул итә. «Миләш», «Ике йолдыз»ны шәкертем Илнар Миранов белән җырлыйбыз. «Энҗе туй», «Йолдызлар фабрикасы», «Изгелек» гимны. Шәкертем Лилия Муллагалиева аның байтак кына жырларын матур итеп башкара. Безнең иҗатташ дуслык дәвамлы булыр», – дип теләкләрен белдерде Венера ханым.
Рәзинә Сәетгәрәева башлап җибәргән игелекле эш тә дәвамлы булсын дип телисе килә. Сәламәтлеккә туймаган сабыйларга ярдәм күрсәтергә, игелек кылырга беркайчан да соң түгел. Халык «Игелекнең иртәсе-киче юк» ди бит. 

/ Рәфкать Билданов һәм Фәнис Ихсанов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев