Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балык булсын!

«Балык булсын!» дигән акция кысаларында балыклар уылдык чәчә торган вакытка туры китереп, ягъни 25 апрельдән 5 июньгә кадәр сулыкларда уылдык чәчү өчен ясалма урыннар булдырыла. 

Тукай районында мондый урыннарның озынлыгы ун километрга җитә. Бу хакта «Альфа-инжиниринг» балыкчылык сәнәгате оешмасы генераль директоры Сергей Василенко белдерә. 
Ясалма үрчетү урыннары балык үрчетү шартларын яхшырту максатын күздә тота. «Дулкын уйный, суның тирәнлеге үзгәреп тора, уылдык таралып, ярга юылып чыгып әрәм була. Шуңа аны җыеп тоту чарасы күрелә. Уылдык саклау урыннарын ясавы кыен түгел, моның өчен ылыс, бау, шешәләр һәм авырлык өчен йөк кирәк, – ди Сергей Василенко. – Менә шул «оя»лар уылдыкны билгеле тирәнлектә тотып тора». 

/ Фото Сергей Василенкодан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев