Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Терлеккә сыйфатлы азык кирәк

Алдагы кышлату чоры өчен терлек азыгы әзерләү – бүген көн кадагындагы мәсьәлә. Авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, хуҗалыкларның җитәк-челәре һәм белгечләре район башлыгы Фаил Камаев җитәкчелегендә С. Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы пред-приятиесенә җыелып шул хакта киңәшләштеләр. 

Коры көннәр язгы чәчүне башкарып чыгу өчен кулай торса да, шагыйрь әйткәнчә, җилнең дә вакытында исеп, яңгырның да вакытында явуы әйбәт шул. Туфракка салынган орлыклар, көзге уҗымнар бәрәкәтле җылы яңгырлар яуганын көтә. Күпьеллык үләннәр вакытыннан алда картаеп коры сабакка калмасын өчен дә дым бик кирәк. Әлегә сеңдереп яуганы юк. Шулай да, «Россельхозцентр» федераль дәүләт учреждениесенең Тукай районара филиалы җитәкчесе Назыйм Сәләхетдинов урыны-урыны белән сөендереп киткән яңгырларның үсентеләргә дүрт-биш көнгә сулыш алырга җитәрлек булуын әйтеп бераз тынычландырды. «Сабан туе алдыннан яңгыр яумый калган ел юк», – дип өметләндерде дә әле. 
Район башлыгы Фаил Камаев хуҗалык җитәкчеләре алдына терлек азыгы әзерләргә кичекмәстән керешү бурычын куйды. «Сабан туена кадәр бер баз сенаж тутырып капларга кирәк. Алга таба ничек буласын күз күрер. Әзрәк запас бар бит әле дип тынычланырга ярамый. Кышның күзе караңгы, маллар көн саен ашарга сорый», – диде. «Люцерна тәбәнәк, үссен әле дип көтүдән фәтва юк, явым булмаса, бик тиз каты сабакка кала ул», – дип киңәшләрен дә бирде. Фаил Мисбахович сенаж салганда сыйфатка игътибар итәргә кирәклеге турында кат-кат кисәтте. Әйе, күгәреп яраксызга чыккан сенажны малга ашатып булмый. Куйган хезмәтнең, түккән көчнең нәтиҗәсе булсын өчен терлек азыгы әзерләүдә технологияләрне төгәл үтәргә кирәк. 
Назим Сәләхетдинов «Гигант», Сәйдәшев исемендәге, «Тукай азык-төлек корпорациясе», «Р-Агро», «Ярыш» басуларыннан үләннәрнең үрнәген җыеп алып килгән иде. «Күп булмаса да, басуларда җыеп алырлык печән бар. Яшел үләннең үскәнен көтеп торудан мәгънә юк. Хәзер чабып алсагыз, икенче чабымга үсәр өчен күбрәк вакыт калачак», – дип күпьеллык үләннәрнең булган кадәрен печәнгә яки сенажга салып куярга киңәш итте ул. Алдынгы хуҗалыкларның җитәкчеләре печән җыярга әзер булуларын, бүген-иртәгә чыгачакларын белдерделәр. Назим Сәләхетдинов сенаж катнашмаларының үзлекләре, аларны куллануның әһәмияте һәм тәртибе турында сөйләде. Чәчүдән соң бушап калган ашлык саклау складларын тәртипкә китерергә кирәклеген искәртте. 
Семинарда яфраказык әзерләү турында сүз булды. Район башлыгы бу эшне Сабан туена кадәр оештырырга киңәш бирде. Район ветеринария берләшмәсе башлыгы Ленар Хәйбуллин әлеге юнәлештә «Р-Агро» хуҗалыгының әйбәт эшләвен күрсәтте. «Аларның имән кайрысыннан башлап барлык төр үләннәре һәрвакыт бар, әзерлиләр, малларга ашаталар», – дип мактап үтте. 
Ленар Радикович сыйфатлы азык салу технологиясе турында да сөйләде. Силос һәм сенаж базлары чистартылган, дезинфекцияләнгән булырга тиеш. «Черегән, күгәргән азык ашаган мал чирле һәм юньле продукт бирергә сәләтсез була», – диде баш ветеринар, үләнне тиешенчә турап, катнашмалар өстәп, балчык кертмичә тыгызлап таптарга, капларга, өстен бастырыклап куярга кирәклеген кабат искәртте. Аның әйтүенчә, сенаж һәм силосны кисеп алу өчен махсус пычаклар куллану азыкны экономияләү мөмкинлеге бирә, шуңа күрә мондый мөмкинлекне булдыру ягын карарга кирәк. Ул шулай ук җәен бушап калган фермаларны тәртипкә китерүне озакка сузмаска киңәш бирде. Җәйләүләрдә савым җиһазларының чисталыгына игътибар җитмәвен дә күрсәтте. 
Семинарда катнашучылар Сәйдәшев хуҗалыгының җәйге лагеренда булдылар. Хуҗалык-ның зоотехнигы Руслан Вагыйзов малларны тәрбияләү, ашату тәртибе турында сөйләде. 
Сәйдәшев исемендәге хуҗа-лыкның терлек азыгы әзерләү техникасы – еккыч, ургыч комбайннар, печән җыйгыч, төягеч, пресслаучы агрегатлар, яшел масса ташу өчен техника әзер. Алар барысы да механизаторлар белән тәэмин ителгән. 
Тукай районы хуҗалык-ларында техника әзерлеген Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре дә килеп тикшерде. Министр урынбасары Илдус  Габдрахманов, агросәнәгать комплексының инженер-техник тәэминат бүлеге белгече Илнур Сафин, дәүләт ветеринария инспекциясенең Яр Чаллы бүлеге башлыгы Фәнис Мифтахов, район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Рәшит Хәбетдинов һәм идарә белгечләре белән бергә хуҗалыкларның хәзерлеген карап бәяләделәр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев