Без – яшь «артистлар»
Театр дигән дөньяда «кайнавыма» мин бик шатмын. 2013 елдан бирле Иштирәк мәдәният йорты каршында эшләүче «Тамчы» балалар театры һәм «Йолдызчык» фольклор коллективларына йөрим. Бу ике юнәлеш тә зур тырышлык таләп итә. Сыйфатлы чыгыш коллективның һәр кешесенә, аның осталыгына бәйле. Актер сүзе, жесты, мимикасы, тавыш тембры, интонациясе белән тамашачыны вакыйгага алып кереп китәргә, тамашачы актерны түгел, ә персонажны күрергә тиеш.