Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Биклән тимерчесе

Бикләнгә баргач, бер йортның капка төбендәге үзенчәлекле беседкаларга күзем төште. Туктамыйча үтеп китә алмадым. 

Бу матурлыкны тудыручы – Рөстәм Хәйдәров. Ул үзе тумышы белән Иштирәктән. Рөстәмгә унике яшь тулганда, гаиләләре белән әнисенең туган авылына – Бикләнгә күченеп килгәннәр. Мәктәпне ул шушында тәмамлаган.
– Мин кечкенә чагымнан ук нәрсә дә булса ясарга ярата идем. Малайлар белән футбол уйнаганда капкаларын үзебез корып куйганыбыз истә, – дип сөйли Рөстәм. – Бервакыт әни миңа теплица ясарга кушты. Агачтан, пленка тарттырып корып куйдым. Ул бик еш ертыла торган булды. Агач кысалары да туза, чери, гел алыштырып торырга туры килә. Шул сәбәпле мин аны металлдан җыярга ниятләдем, матур гына килеп чыкты. 
Рөстәмгә авылдашлары гозер белән килә башлый – бары-сының да күзе төшә аның теплицасына. 
– Үзебезнең генә түгел, күрше-тирә авылларга да таралды минем теплицалар, инде башка районнардан, шәһәрләрдән сорап килә башладылар, – ди ул. 
Рөстәм Рәшит улы металлдан әйберләр ясау цехын булдырган. Бер йөз квадрат метрдан зуррак мәйданда ул эш өчен кирәкле җиһазларны урнаштырган. 

Эш башы

Барысы да кечкенә генә эретеп ябыштыру аппаратыннан башланган. Рөстәм аны Чаллыдагы бер кибеттән очраклы гына сатып алып кайткан. 
– Бер иптәшемә ияреп күн куртка алырга барган идем. Аңа инструментлар бүлеге кирәк икән, мин дә ияреп кердем. Бәләкәй генә эретеп ябыштыру аппаратына күзем төште, шундый кечкенәсе дә була икән дип исем китте әле. Куртка урынына шул аппаратны күтәреп кайттым инде. 
Баштарак Рөстәм ишегалларында эшли. Улының кулы эшкә ятып торганын күреп, әнисе аңа яшелчә бакчасында урын бирә. 
Шул урынга ук ул цехын да корып куя. Хәзер инде үз цехында теплицалар гына түгел, беседкалар, атынгычлар, капкалар да ясый. Клиентлар заказы белән мангаллар, эт асраучыларга вольерлар, башка төрле әйберләр эшләп бирә.

«Якты юл»га рәхмәт

Рөстәм Хәйдәров – югары белемле география укытучысы, Чаллы дәүләт педагогика институтын тәмамлаган. Җиде ел Биклән мәктәбендә эшләгән. Ә тимерчелек эше өчен кирәкле коралларны инде студент чагында ук барлый торган. Ул блогер да, Инстаграмда блогын алып бару аңа үзе эшләгән әйберләрне кешеләргә тәкъдим итәргә мөмкинлек бирә. 
– Безнең заманда әйбер сату проблема түгел, шөкер, интернет бар. Ә менә минем беренче рекламам моннан җиде ел элек «Якты юл» газетасында басылып чыккан иде. Ул миңа бик ярдәм итте, барысы да шул вакытта башланды да инде, – дип газетага рәхмәтле булуын белдерде Рөстәм. 
Хәзер аның заказчылары, даими клиентлары бар. Язга чыккач, җәй көне заказ бирүчеләр арта төшә икән. 
– Клиентларны озак көттер-мәс өчен, кыш көне кайбер де-тальләрне әзерләп куябыз, – ди Рөстәм Рәшит улы. Коронавирус пандемиясе вакытында заказларының сизелерлек артуы, чит илгә ял итәргә чыга алмагач, кешеләр үзләренең бакча участокларын, йортларын төзекләндерү белән мәшгуль булуы турында сөйләде.

«Бүгенге көн белән генә түгел»

Рөстәм Хәйдәровның девизы шундый. 
– Мин артык зиннәтлелекне яратып бетермим. Акча табылу белән аны юкка-барга сарыф итмичә, үз эшемне җәелдерүгә тотарга тырышам. Шушы эшемне дәвам иттереп, балаларыма калдырасым килә, – ди язмабыз герое. 
Рөстәм ислам дине йолаларын үтәп яши. Биш вакыт намазын калдырмый, мәчеткә йөри. 
– Бернинди артык мәшәкатен күрмим. Өйдә булмасаң да намаз уку өчен шартлар бар бит хәзер, беркем дә тыймый, – ди. 

«Эштән курыкмагыз!»

Рөстәм Хәйдәровның яшь-ләргә киңәшләре бар. 
– Эштән курыкмаска кирәк. Тормышта төрле хәлләр була, авырлык килергә дә мөмкин. Кемнеңдер хезмәт хакы түбән, кемнекедер югары. Кызганычка каршы, яшьләрнең ансат һәм тиз генә зур акча эшлисе килә. Ләкин тормышта алай булмый шул. Тырышып эшләргә туры килә. Хезмәтне яратырга кирәк, шул чагында юк-барга вакытыгыз калмас, – дип үз фикерен белдерде ул. – Габдулла Тукай бер дә юкка «Эшкә өндәү» шигырендә «эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш» дип язмаган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев