"Якты юл" газетасы - Тукай районы
Тукай районының авыл җирлекләре, предприятие һәм оешмалар командалары арасында үткәрелә торган III Спартакиада кысаларында авыл җирлекләре командалары волейбол буенча ярышты. Уенда, Кече Шилнәдән кала, 22 җирлектән командалар катнашты.
Бәтке авылы мәдәният йортында «Чорларны тоташтыручы чылбыр» дигән авыл шәҗәрәсе бәйрәме үтте.
Җәяүлеләрнең гомерен һәм сәламәтлеген саклау максатыннан хәзер караңгы вакытта юлда йөргәндә аларга фонарьлар тоту киңәш ителә. Әлеге профилактика чарасы ТР Хөкүмәте һәм Эчке эшләр министрлыгының уртак коллегиясендә кабул ителде. Автоюлларга якын урнашкан авылларда яшәүчеләр белән аңлату эшләре алып бару район ЮХИДИ хезмәткәрләренә йөкләнә. Очрашулар вакытында фонарьлар тарату да күздә тотыла.
«Вилданов» крестьян-фермер хуҗалыгы базасында җитәкчеләрнең чираттагы семинар-киңәшмәсе узды.
Мәләкәс авылы хоккей кортында шайбалы хоккей буенча район беренчелеге узды. Анда 2007 елда туган яшүсмерләр үзара көч сынашты. Уенда Мәләкәс, Биклән, Яңа поселогы, Түбән Суыксу, Иске Абдул һәм Кече Шилнә авыллары командалары катнашты.
Кече Шилнәдәге «Колосок» балалар бакчасында «Туган телләр һәм халыклар берлеге елы»на багышланган бик матур чара узды.
Яз җитә. Хуҗалык җитәкчеләре киңәшмәсендә дә искәрттеләр бу хакта. Һәм аңа әзер булырга кирәклеген дә әйттеләр.
0