Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Җәяүлеләргә – фонарь

Җәяүлеләрнең гомерен һәм сәламәтлеген саклау максатыннан хәзер караңгы вакытта юлда йөргәндә аларга фонарьлар тоту киңәш ителә. Әлеге профилактика чарасы ТР Хөкүмәте һәм Эчке эшләр министрлыгының уртак коллегиясендә кабул ителде. Автоюлларга якын урнашкан авылларда яшәүчеләр белән аңлату эшләре алып бару район ЮХИДИ хезмәткәрләренә йөкләнә. Очрашулар вакытында фонарьлар тарату да күздә тотыла. 

2020 елда республика юлларында җәяүлеләр белән бәйле 1128 һәлакәт теркәлгән, 99 кеше үлгән, 1056 кеше имгәнүләр алган. Дүрт һәлакәт 16 яшькә кадәрге үсмерләр катнашында булган. Бу очракларның берсендә дә җәяүлеләрнең киемнәрендә яктылык кайтаручы элементлар булмаган. 
РФ Юл йөрү кагыйдәләренең 4.1 пункты нигезендә җәяүлеләр җирле пункттан читтә юл кырыеннан барганда һәм юл аша чыкканда киемнәренә яктылык кайтаручы элементлар беркетергә тиеш. Шулай ук шәһәр яки авыл эчендә йөргәндә дә ЮХИДИ хезмәткәрләре мондый элементларны тагарга тәкъдим итә. Яктылык кайтаргыч элементлар кулланганда җәяүленең имгәнүләрдән котылу һәм исән калу мөмкинлеге 65 процентка күбрәк дип исәпләнә. Бу вакытта машина йөртүченең җәяүлене күрү ераклыгы 50 метр урынына 350 метрга җитә. 
Юл хәрәкәте иминлеген саклаучылар үз сәламәтлегеңә һәм гомереңә ваемсыз карамаска, кагыйдәләрне мәҗбүри рәвештә үтәргә чакыра. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев