Чорларны тоташтыручы чылбыр
Бәтке авылы мәдәният йортында «Чорларны тоташтыручы чылбыр» дигән авыл шәҗәрәсе бәйрәме үтте.
Шәһәр һәм авылларның һәркайсы үзенчәлекле тарихка ия. Ә кеше тормышы тарихтан аерылгысыз. Үткәнен белү һәркемгә, бигрәк тә яшьләр һәм балалар өчен, бик мөһим. Без дә үзебез туган һәм яшәгән җиребез турында белергә тиешбез. Сер түгел, үлеп баручы авыллар бар, еллар үткән саен алар онытыла, шуңа күрә без үз авылыбызның тарихына кагылышлы материалларны тупларга булдык. Һәр авылның үз тарихы булган кебек, безнекенең дә кабатланмас үз юлы бар.
Бәтке мәдәният йортына шәҗәрә бәйрәменә килүчеләрне фойеда авыл тарихы елъязмасын чагылдырган күргәзмә каршы алды. Зур баннерда «Туган авылым» презентациясе тәкъдим ителде. Ул Бәтке авыл җирлегенең барлыкка килүе һәм яшәве турында хронология тәртибендә иде. Бәтке авылы XVII йөз башында, якынча 1617 елга кадәр, патша җирендә барлыкка килә һәм ул Түбән Каманың сул як ярындагы иң борынгы рус авылларының берсе булып тора.
1803 елда ук Н.М. Карамзин безнең авыл хакында болай дип язып калдырган: «Алабуга шәһәре янында игенчелек белән шөгыльләнүче Питки/Бәтке/ авылы бар. Зур авыл үзе. Төзелешләр – торак йортлар. Алар кечкенә һәм кызганыч сурәттә, шулай да бик күп, бер күчкә өелгән кебек. Тирес исе килә, салам түбәләр черегән, аларны мүк баскан. Ә су кырыенда ниндидер кара ызбалар, елгага терәлгәннәр».
Авыл китапханәсе мөдире авылның кыскача тарихын сөйләде. Аннары борынгы крестьян тормышын сурәтләүче экспозиция тәкъдим ителде. Авылда яшәүчеләрнең күпчелеге ярлы крестьяннар булган. Урта хәлле, таза тормышлыларның җир биләмәләре зуррак, эш кораллары яхшырак булып, алар ялчылар хезмәтеннән дә файдалана алган. Авылда балта осталары, умарта асраучылар, балыкчылар яшәгән. 1950 елларга кадәр балык тотучылар артеле эшләгән. Агач эшенә осталык әлегәчә сакланып килә: шуны дәлилләп, биредә Геннадий Нигъмәтуллинның таза тормышлы крестьян йорты күргәзмәсе оештырылды.
Узган гасырның 20нче елларыннан илдә күмәкләшү хәрәкәте башлана. Безнең авылда да колхоз оеша. Берничә мәртәбә исемен алыштырып, 1970 елда ул, ТАССР авыл хуҗалыгы министрлыгының 103нче боерыгы (28.03.1970) белән, «Ворошиловский» совхозы итеп үзгәртелә. Совхоз директоры итеп Габделбәр Гата улы Гатин билгеләнә.
Социалистик ярышларда җиңү яулаучы «Ворошиловский» совхозы 1980 елда «Күчмә кызыл байрак» белән бүләкләнә. Бу вакытта хуҗалык белән Петр Фомич Филиппов идарә итә.
Күргәзмәдә социаль-мәдәни тормыш та чагылыш тапкан иде. Төрле елларда Бәткедә мәктәп, универмаг, амбулатория, балалар бакчасы, библиотека кебек объектлар төзелә. 1970 елда мәдәният йорты салына һәм 1952 елда ачылган «изба-читальня» шунда күчерелә. Ул вакытта китапханә фондында 300 данә басма исәпләнә.
Авыл кешеләренең хезмәт юлы нигездә «Ворошиловский» совхозы белән бәйләнгән. Шәҗәрә бәйрәмендә катнашучылар үзләренең гаилә тарихлары белән таныштырдылар. Таисия Матвеевна Давыдова һәм аның кызлары үз нәселләре турында сөйләделәр. Бәтке мәктәбе укучылары Әмир Газизов белән Алина Чебышева бәйрәм кунакларына «Минем нәсел шәҗәрәм» дигән конкурс эшләрен тәкъдим иттеләр.
Инде узган гасыр вакыйгалары да артта кала бара. Хәзер Бөек Ватан сугышы турында сөйләрдәй шаһитлар юк диярлек. Батырлыклар бары истәлекләрдә, хәтердә саклана. Бу көнне әфган сугышында һәлак булып, «Кызыл Йолдыз» ордены белән бүләкләнгән авылдашыбыз Сергей Ивыгинны искә алдык. Хәзер ул яшәгән урам аның исемен йөртә, йортына мемориаль такта куелды, мәктәптә аның дан залы ачылды.
Безнең авылда ике төп конфессия – мөселманнар белән православие вәкилләре килешеп тыныч яшәү үрнәге күрсәтәләр. «Владимирской иконы Божией Матери» храмы эшләп тора. 2000 елда, җәмәгатьчелек соравы буенча, хәйриячеләр һәм авыл халкы булышлыгы белән мәчет төзелде.
Бәткедә яшәүчеләр арасында күпчелекне өч милләт кешеләре – руслар, татарлар һәм чуашлар тәшкил итә. Шәҗәрә бәйрәменә килүчеләр төрле милли ризыклардан авыз иттеләр. Тарихи үзенчәлекләрне күп гасырлар дәвамында бүгенгәчә саклаучы милли кухня барлыкка килгән. Уха, чүлмәктә пешерелгән бәрәңге, өчпочмак, бавырсак, балан бәлеше, чуаш халкының хуплусын тәмләп татып карадылар.
Зур илебездә һәр кешенең үз почмагы бар – аның туган шәһәре, авылы, йорты, урамы... Бу аның кече Ватаны. Менә шушы кече почмаклардан ил барлыкка килә дә инде.
Авыл шәҗәрәсенә багышланган бәйрәм кичәсен оештыруда авыл җирлеге башкарма комитеты, китапханә, мәдәният йорты, мәктәп, балалар бакчасы хезмәткәрләре һәм Бәткедә яшәүче тарихыбызга битараф булмаган кешеләр катнашты.
Чарада катнашкан һәр кеше үзенә бик күп файдалы мәгълүмат алды.
Анастасия Шишкина,
Бәтке китапханәсе баш белгече.
/ Фотолар автордан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев