Туган телдә җылы сүз
Кече Шилнәдәге «Колосок» балалар бакчасында «Туган телләр һәм халыклар берлеге елы»на багышланган бик матур чара узды.
«Туган телдә җылы сүз» дип аталган әлеге кичә авыл китапханәсе белән берлектә оештырылды. Бакчада тәрбияләнүче балалар рус телендә шигырьләр укыдылар, тәрбиячеләре Р. Зәйнуллина һәм Е. Галиева башкаруында татар һәм чуаш җырларын тыңладылар. Китапханәче И. Крапивина нәниләрне А. С. Пушкин һәм Г. Тукай әкиятләре белән таныштырды. Балалар шулай ук уеннар уйнадылар, инглиз телендәге «Бикбатыр һәм Биккуркак» дигән мультфильм карадылар, өлкәннәр белән бергәләп «Туган тел»не җырладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев