Авыл яктырды
«Авылыбыз елдан-ел үсә, төзекләнә, – дип язалар безгә Куадыдан Хасимовлар, Зиннәтовлар һәм Сәлимҗановлар гаиләләре. – Әмма баганаларда электр яктырткычлары җитмәү сәбәпле, урамнар караңгылыкка чума иде. Шөкер, бу проблема хәл ителде. Авыл урамнары хәзер шәһәр проспектлары кебек яп-якты.