Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Террорчылыкка юл куймыйк 

Октябрь ахырында Татарстанның Кукмара районында террорчылык белән бәйле очрак булган иде. Анда 16 яшьлек яшүсмер: «Мин сезне үтерәм!» – дип, Эчке эшләр бүлегенә килә һәм ике шешә янучан матдә ыргыта. Кулындагы пычагы белән үзен кулга алырга җыенган полиция хезмәткәрләренә ташлана, берсен яралый. Ахырда үсмерне атып үтерәләр. Мондый очраклардан саклану өчен бу категория гражданнарны һәрдаим контрольдә тоту мәҗбүри, дип басым ясалды террорчылыкка һәм экстремистлыкка каршы район комиссиясенең чираттан тыш утырышында.

Бу юлы утырышта ТР Президенты аппаратыннан да вәкил катнашты. Раил Гомәров теракттан саклану өчен аерым категория кешеләрне аерата күз уңыннан җибәрмәскә чакырды. Алар – законсыз рәвештә оешкан хәрби формированиеләрдә катнашучылар, террорчылык һәм экстремистлык гамәлләре өчен элек җавапка тартылган кешеләр, психик яктан авырулар, үз-үзләренә кул салырга омтылучылар. Шулай ук социаль аерма аркасында мәктәп укучылары арасында бер-берсен кимсетү, акча кысу кебек очракларны ныклы контрольгә алырга кушты. 
 Район Эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары, полиция подполковнигы Руслан Гардеев район территориясендә алар турында экстремизм һәм терроризм юнәлешендә мәгълүмат кергән 11 зат яшәвен билгеләп үтте. ФСБ вәкиле Рөстәм Галиәкбәров экстремистик эчтәлектәге материаллар таратуда административ җаваплылыкка тартылган 3 кеше барлыгын белдерде. Шәһәр белән бергә алганда (ә Тукай районы шәһәрдән аерылгысыз) 8 меңләп кешенең традицион булмаган исламны, АУЕ юнәлешен пропагандалаган төркемнәрдә торуын билгеләп үтте. Яшьләргә килгәндә, безнең районда Чаллы-ның психо-неврология диспансерында исәптә торучы, бүгенге көндә дә дәваланучы үсмер барлыгын әйтеп үтте. Аның мәктәптә укыганда да үз-үзенә бикләнеп йөрүен мәктәп директоры да раслаган. Бүген исә үсмер Чаллының бер колледжында белем ала икән. 
Шуңа күрә бу проблемага беренче чиратта нәкъ менә мәктәп игътибар итәргә тиеш, дип ассызыкланды утырышта. Сыйныф җитәкчеләренә, мәктәп психологларына бу җәһәттән җитди эш йөкләнә. Комиссиянең узган утырышында ата-аналар комитетлары рәисләре белән очрашып, бу темага сөйләшү уздыру бурычы куелган иде. Бу эш тә гамәлгә ашырылачак. 
Район мәчетләрендә экстремизм һәм радикализмның таралуына юл куймау чаралары турында имам-мөхтәсиб Җәүдәт хәзрәт Харрасов чыгыш ясады. Коронавируска бәйле рәвештә мәчетләргә шәһәрдән йөрүчеләрнең дә артуын бил-геләп үтте. Аларга бу юнәлештә өстәмә аңлату эшләре алып барылган. 

/ Рөстәм Зәкиев фотосы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев