19 ноябрь 2020 яңалыклары
-
Җәяүлене бәрдергән
13 ноябрьдә кичке сәгать 5 тулгач шул ук Борды юлында тагын бер юл-транспорт һәлакәте теркәлә.
-
Авыл яктырды
«Авылыбыз елдан-ел үсә, төзекләнә, – дип язалар безгә Куадыдан Хасимовлар, Зиннәтовлар һәм Сәлимҗановлар гаиләләре. – Әмма баганаларда электр яктырткычлары җитмәү сәбәпле, урамнар караңгылыкка чума иде. Шөкер, бу проблема хәл ителде. Авыл урамнары хәзер шәһәр проспектлары кебек яп-якты.
-
Техниканы – кышкы саклауга
Басу-кырларда эш тәмамланды. Техника да эштән туктап язга кадәр тын алып тора. Машина һәм тракторлар, чәчкеч һәм тырмалар көздән чистартылып, ремонтланып кышка саклау урыннарына куела.
-
Яшьләр булдыра
Авылыбызның мәдәният йортында уздырылган КВНчылар чыгышын бик кызыксынып карадым. Эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә, зал тулып тамашачы гына җыела алмады. Командалар бик көчле һәм искиткеч матур чыгышлар әзерләгән иде.
-
Электрон җанисәп
2021 елның апрелендәге халык санын алуда яңа цифрлы технологияләр кулланылачак. Исәпкә алучының килүен көтеп тормыйча, Gosuslugi.ru дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында үз-үзеңә һәм гаилә әгъзаларына электрон исәпкә алу кәгазен мөстәкыйль тутыру мөмкинлеге бирелә.
-
Террорчылыкка юл куймыйк
Октябрь ахырында Татарстанның Кукмара районында террорчылык белән бәйле очрак булган иде. Анда 16 яшьлек яшүсмер: «Мин сезне үтерәм!» – дип, Эчке эшләр бүлегенә килә һәм ике шешә янучан матдә ыргыта. Кулындагы пычагы белән үзен кулга алырга җыенган полиция хезмәткәрләренә ташлана, берсен яралый. Ахырда үсмерне атып үтерәләр. Мондый очраклардан саклану өчен бу категория гражданнарны һәрдаим контрольдә тоту мәҗбүри, дип басым ясалды террорчылыкка һәм экстремистлыкка каршы район комиссиясенең чираттан тыш утырышында.
-
Куады КВНчылары – телевизион турнирда
Куады авылының КВН командасы татар телендә үткәрелгән «Әйдә ШаяРТ!» дип аталган XXVI республика телевизион турнирында катнашты.