Җәяүлене бәрдергән
13 ноябрьдә кичке сәгать 5 тулгач шул ук Борды юлында тагын бер юл-транспорт һәлакәте теркәлә.
Лада-Калина автомобиле 79 яшьлек пенсионер хатын-кызны бәрдерә. Кызганычка каршы, хатын-кыз алынган җәрәхәтләреннән урында ук җан бирә. Тәүлекнең караңгы вакыты булуга карамастан, җәяүленең киемендә яктылыкны кире кайтаручы элементлары да булмаган. Ә машина йөртүче соңгы ике елда юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен 31 мәртәбә административ җаваплылыкка тартылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев