Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Техниканы – кышкы саклауга

Басу-кырларда эш тәмамланды. Техника да эштән туктап язга кадәр тын алып тора. Машина һәм тракторлар, чәчкеч һәм тырмалар көздән чистартылып, ремонтланып кышка саклау урыннарына куела. 

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәшит Хәбетдинов хуҗалык җитәкчеләре киңәшмәсендә хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре, авыл хуҗалыгы идарәсе, районның үзйөрешле машиналарга һәм башка техникага күзәтчелек итү бүлеге белгечләре катнашындагы комиссия барлык инженерлык-техника комплексын карап чыкты. 
Бүгенге көндә район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә барлыгы 542 берәмлек трактор, 244 чәчкеч, 32 берәмлек чәчү комплексы, 210 берәмлек культиватор, 4100 берәмлек тешле тырма һәм башка төрле тагылма техника исәпләнә. Машина-трактор паркы яңарып тора. Әйтик, быелгы ун айда район хуҗалыклары 32 трактор, 2 чәчкеч агрегат, 6 чәчү комплексы, 6 ашлык суктыру комбайны, 7 терлек азыгы әзерләү комбайны, 7 сука, 7 культиватор, 14 тырмалау агрегаты сатып алды. 
Яңалары сатып алынуга карамастан, техниканың 3 елдан «өлкәнрәге» (70 проценты) төп көчне тәшкил итә, шуңа күрә ремонтлау сыйфаты мөһим мәсьәлә булып тора, ә бу, үз чиратында, җитди финанс чыгымнары таләп итә. Машина-тракторлар караганны «ярата», кышын саклауга да алар ГОСТка туры китереп куелырга тиеш. Язга таба кирәкле детальләргә бәя 20-30 процентка кыйммәтләнә, шунлыктан бу турыда алдан кайгырту хәерле. Көз көне машина-трактор паркларын җыештырып куярга да онытмаска кирәк. 
Югарыда телгә алынган комиссия районыбызның 8 хуҗалыгында эшләде. Ачыкланганча, «Гигант» ҖЧҖ, «Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе» ҖЧҖ, «Р-Агро» ҖЧҖ, «Кама» агрофирмасы, «Ярыш» ҖЧҖ кышка әзерлек буенча үрнәк булып торалар. Аларның барлык техникасы ГОСТ таләпләре буенча урнаштырылган, тагылма машиналарны, ягъни чәчкеч һәм культиваторларны ремонтлау дәвам итә. Әлеге хуҗалыклар ремонт эшләрен артык көчле салкыннар башланганчы тәмамлап, бер уңайдан мастерскойларны җылытуга чыгымнарны киметүне дә планлаштыралар.
Һәр хуҗалыкка аерым тукталыйк. «Р-Агро» ҖЧҖдә барлык техника тиешенчә урнаштырылган. Хуҗалыкта өч бригада чәчкеч, культиватор, тырма һәм чәчү агрегатларын ремонтлау белән мәшгуль.
«Биклән агросәнәгать комплексы»ның барлык техникасы ябык ангарда саклана. Тракторлар, тырмалар ремонтлау дәвам итә.
«Тукай азык-төлек корпо-рациясе»ндә саклауга куелыш яхшы дип булмый. Тракторлар, тырмаларны ремонтлау бара, ләкин «Агротор» чәчү агрегатын урнаштырырга кирәк. Машина-трактор паркы территориясен тәртипкә китереп бетерәсе дә бар.
«Кама» агрофирмасының ашлык суктыру комбайннары «Агросила-сервис» предприятиесе территориясендә саклана, шунда ук ремонтлана да. Яңа Бүләктәге тагылма машиналарның барысы да диярлек түбә астында. Тракторлар, чәчү комплексы бетонланган урыннарда. 
«Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе» техникасын яңа төзелгән ангарга кертте. Техника чистартылган, тәгәрмәчләре буялган, каеш, чылбыр, төрәннәр салдырып алынган һәм аерым урнаштырылган. Тракторлар, культиватор һәм тырмалар ремонтлана. 
«Гигант» комбайннары машина-трактор паркында, тракторлары ангарда. Терлек азыгы хәзерләү техникасы да ябык бинада. Тагылма техника чистартылган, тәгәрмәчләре буялган, детальләре салдырылып сакларга куелган. Тырмалар төзәтелгән.
«Ярыш» хуҗалыгында барлык техника тиешле тәртиптә урнаштырылган. Биредә ремонт эшләрен ике бригада башкара.
«Вилданов Г. М.» крестьян-фермер хуҗалыгының комбайннары ындыр табагындагы бетонланган мәйданда, түбә астында саклана.
Алга таба техниканы киләсе сезонга әзерләү бурычы куела. Җир эшкәртү, чәчү машиналары 1 апрельгә, терлек азыгы әзерләү техникасы 10 майга, ашлык суктыру комбайннары 1 июльгә, чөгендер, бәрәңге алу машиналары 1 августка әзер булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев