Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Яшьләр булдыра

Авылыбызның мәдәният йортында уздырылган КВНчылар чыгышын бик кызыксынып карадым. Эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә, зал тулып тамашачы гына җыела алмады. Командалар бик көчле һәм искиткеч матур чыгышлар әзерләгән иде. 

Боерган, Калмаш, Калмия, Куады һәм Күзкәй авыллары командалары иҗади бәйгедә үткен, кызыклы чыгышлары белән сокландырдылар. Берсеннән-берсе көчлерәк, сәләтлерәк иде алар. Программаларында җыр-бию дә, шигырь-әйтемнәр дә, сорауларга тапкыр җаваплар да күп иде. 
Командаларның киемнәре, сәхнә бизәлеше тематикага туры китереп әзерләнгән. Әйтик, күзкәйлеләрнең «Катык» командасы яшьләренең республика флагы төсендәге галстуклар тагуы үзе үк горурлык хисе уятты. Бу команда составындагы Данил Зарипов, Нәзилә Сәхапова, Ленар Хәмәтов, Азат Гәрәев, Раил Галиев кечкенәдән үк сәхнәдә үстеләр. Төрле бәйгеләрдә алган бүләкләре бихисап. Бүген дә иң күп балл җыйдылар. Күзкәй командасы – 45, Куады – 43, Боерган – 41, Калмия – 39, Калмаш командасы 38 балл туплады.

Кәүсәрия Хафизова,
Күзкәй ветераннар советы рәисе.

/ Фото Альмира Ситдыйковадан алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев