Үз сәламәтлегеңне үзең сакла!
Соңгы көннәрдә салкын тиеп авыручылар күбәя, коронавирус зәхмәте дә чигенми. Һава торышы тотрыклы булмаган көз айларында бу чирләрдән аерата сакланырга кирәк. Барыбызга да билгеле булганча, сәламәтлекнең беренче чыганагы – витаминлы ризыклар, яшелчәләр, җиләк-җимешләр. Алар җәй буе да өстәлләрдән өзелмәде, ә көзнең исә үз муллыгы. Бүген кишер, чөгендер, кәбестә кебек яшелчәләрне, алма, миләш, гөлҗимеш кебек җимешләрне җыю вакыты. Райондашлар аларның бер өлешен саклауга куя, бер өлешеннән кышка төрле әзерләмәләр ясый. Бу ризыкларны ничек файдаланып була – укучылардан киңәшләр һәм рецептлар.
«Авырганчы үз кадереңне үзең белергә өйрәнергә кирәк, авырулардан саклану – мәдәниятлелек, тәрбиялелек билгесе дә ул», – ди газетабызның журналисты Зәрия Вәлиева. Һәм үзенең чирләрдән саклану ысуллары белән бүлешә.