Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Күз курка, кул эшли

Лилия һәм Фларид Җиһангировлар – «Гигант» ҖЧҖ хезмәтчәннәре. Алар моннан алты ел элек Яңа поселогына Екатеринбургтан кайтып урнашканнар. 

«Гигант» хуҗалыгына эшкә килүчеләргә яшәр өчен йорт бирәләр икән дигән хәбәрне аларга Чаллыда яшәүче туганнары җиткергән. Яшьләр, озак уйлап тормыйча, тәвәккәлләгәннәр. «Чаллыга кунакка кайтканда төзек авылларны, матур өйләрне күреп, их, минем дә шундый йортым булсын иде дип хыяллана идем. Ә монда хыялыма таба юл ачылырга тора: яшәр өчен йорт кадәр йорт бирәләр – ничек икеләнеп торыйк!» – ди Лилия. Риф Хәнифовичның: «Эшли алырсызмы соң?» дигән сынаулы соравына да кыю итеп: «Аюны да биергә өйрәтәләр, өйрәнербез», – дип җавап биргән ул. 
Җиһангировлар кайтып урнашуга ук эшкә чыкканнар. Гаилә башлыгы һөнәре буенча шофер, беренче көннән үк сөт машинасына утырган. Ул көне буе руль артында: фермалардан суыткычка сөт ташый, бозауларга су китерә. Фларидның шоферлык стажы ике дистә елдан артып киткән инде. Ә Лилия сыер сава. 
Хуҗалык сөт саву буенча районда алдынгы. Бу, беренче чиратта, технологияләр үзләштерүгә бәйле. Биредә фермалар капиталь төзекләндерелде, яңа савым залы җиһазландырылды. «Гигант»та сыер савучыларның дүрт бригадасы бар. Лилия Җиһангирова 2нче бригадада, яңа корпустагы заманча савым залында эшли. 
«Мин җәй көне чыктым, лагерь Әҗмәкәйдә иде, – дип искә ала ул беренче көннәрен. – Авылда үссәм дә, сыер сава белми идем. Баштарак авыр булды. Эш шартлары кыенрак иде. Вакыт узган саен барысы да җиңеләйде, җайга салынды».
Ләкин эшләрен ташлап кире китмәгәннәр яшьләр. Лилия хезмәттәшләренә – Рәмзия апасына, хәзерге бригадиры Гөлнара Вәлиуллинага ипле дә, төпле дә киңәшләре, ярдәмнәре өчен бик рәхмәтле. Хәзер инде ул үзе тәҗрибәле савымчы. Малларның кайсында нинди холык икәнен дә тиз чамалап ала. Усалларын да, акыллыларын да танып беләм, ди. Яшь таналар да өйрәтә. Яңа фермага чыккач, эшнең җиңеләюе өчен сөенеп бетә алмый Лилия. «Бер корпуста 200 сыер асрала. Савым залына аларны 12шәр итеп кертәбез, – дип дәвам итә ул. – Җилемнәрен юып, майлыйбыз, кирәк булганда дару сөртәбез. Җылы су агып тора, пычрансалар, малларны юдырып җибәрәбез. Корпуста чисталык, тәртип. Асларын җыештыручылар, азык таратучылар аерым. Эшкә автобус алып китә, кайтарып куя. Алмашка кеше куеп, ял итү мөмкинлеге бирәләр. Сөенеп, шөкер итеп эшлибез».
Җиһангировлар өчен яшәү шартларының уңайлыгы да бик кыйммәт. Аерым йортта тулы канлы тормыш итә бу гаилә. Өйләре бик матур, суы, газы кергән. Кирәк-яраклар сакларга, кош-корт асрарга яраклы итеп сараен да корып куйганнар. Иң мөһиме: тагын дүрт елдан йортка тулы хуҗа булачак алар. Үзләренә ярдәмче һәм дәвамчы булырлык ике ул үстерәләр: олысы Фәрит бүгенге көндә армия сафларында хезмәт итә, Айдар әле мәктәптә укый. 
Эштән курыкмаган кеше авылда яши ала – Лилия белән Фларид шундый фикердә. Җитәкчеләрдән дә канәгать, аларның игътибарын тоеп торгач, яхшырак эшлисе килә, диләр икесе беравыздан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев