9 октябрь 2020 яңалыклары
-
Гөмбә икрасы
Гөмбә икрасы
-
Еллар үткәч, алдан күрә башлыйсың
Эшне оештыра һәм көйле итеп алып бара белгән хуҗалык тотрыклы үсешкә ирешә. Әлбәттә, әйбәт белгечләр булганда. Әйтик, игенчелектә алга китү өчен тәҗрибәле агроном кирәк, чөнки мул уңыш үстерүнең серләрен ул гына белә. «Гигант» ҖЧҖ баш агрономы Рамил Сәгъдиев белән без аның һөнәре һәм орлыкчылык белән шөгыльләнүнең үзенчәлекләре турында сөйләштек.
-
Көзге чакырылышның үзенчәлекләре
1 октябрьдән хәрби хезмәткә көзге чакырылыш башланды. Армия хезмәтенә хәрби исәптә торучы, хезмәттән вакытлыча яки тулысынча азат ителмәгән 18 яшьтән 27 яшькә кадәрге ир-егетләр алына. Хезмәт итү вакыты үзгәрмәде – ул элеккечә үк бер ел. Быелгы чакырылышта районнан 30 егет армиягә алыначак. Беренче озату 16 октябрьгә планлаштырыла.
-
Үз сәламәтлегеңне үзең сакла!
Соңгы көннәрдә салкын тиеп авыручылар күбәя, коронавирус зәхмәте дә чигенми. Һава торышы тотрыклы булмаган көз айларында бу чирләрдән аерата сакланырга кирәк. Барыбызга да билгеле булганча, сәламәтлекнең беренче чыганагы – витаминлы ризыклар, яшелчәләр, җиләк-җимешләр. Алар җәй буе да өстәлләрдән өзелмәде, ә көзнең исә үз муллыгы. Бүген кишер, чөгендер, кәбестә кебек яшелчәләрне, алма, миләш, гөлҗимеш кебек җимешләрне җыю вакыты. Райондашлар аларның бер өлешен саклауга куя, бер өлешеннән кышка төрле әзерләмәләр ясый. Бу ризыкларны ничек файдаланып була – укучылардан киңәшләр һәм рецептлар. «Авырганчы үз кадереңне үзең белергә өйрәнергә кирәк, авырулардан саклану – мәдәниятлелек, тәрбиялелек билгесе дә ул», – ди газетабызның журналисты Зәрия Вәлиева. Һәм үзенең чирләрдән саклану ысуллары белән бүлешә.
-
Ярминкәгә килегез!
Шәһәрдә көзге ярминкәләр үз эшен дәвам итә. Алар өч урында – «ГЭС бистәсендәге «Төзүчеләр» стадионы каршындагы мәйданчыкта, Яңа шәһәрдә Ипподром территориясендә һәм «Южный» агросәнәгать паркында үткәрелә. Тукайлылар да үзләре җитештергән продуктларны шәһәр сатып алучыларына тәкъдим итә.
-
Күз курка, кул эшли
Лилия һәм Фларид Җиһангировлар – «Гигант» ҖЧҖ хезмәтчәннәре. Алар моннан алты ел элек Яңа поселогына Екатеринбургтан кайтып урнашканнар.
-
Безнең кызлар булдыра
Тукайлылар ат спорты буенча ТР чемпионатыннан җиңү яулап кайтты.