Үз сәламәтлегеңне үзең сакла!
Соңгы көннәрдә салкын тиеп авыручылар күбәя, коронавирус зәхмәте дә чигенми. Һава торышы тотрыклы булмаган көз айларында бу чирләрдән аерата сакланырга кирәк. Барыбызга да билгеле булганча, сәламәтлекнең беренче чыганагы – витаминлы ризыклар, яшелчәләр, җиләк-җимешләр. Алар җәй буе да өстәлләрдән өзелмәде, ә көзнең исә үз муллыгы. Бүген кишер, чөгендер, кәбестә кебек яшелчәләрне, алма, миләш, гөлҗимеш кебек җимешләрне җыю вакыты. Райондашлар аларның бер өлешен саклауга куя, бер өлешеннән кышка төрле әзерләмәләр ясый. Бу ризыкларны ничек файдаланып була – укучылардан киңәшләр һәм рецептлар. «Авырганчы үз кадереңне үзең белергә өйрәнергә кирәк, авырулардан саклану – мәдәниятлелек, тәрбиялелек билгесе дә ул», – ди газетабызның журналисты Зәрия Вәлиева. Һәм үзенең чирләрдән саклану ысуллары белән бүлешә.
Көзгә кергәнче ныклап иммунитетны ныгытырга тырышам. Җәй көне бакчада үскән яшелчә һәм җиләк-җимешләр, аш тәмләткеч үләннәр (укроп, петрушка) көн саен диярлек өстәлебездә. Яшелчәне: кишер, аш чөгендере, сарымсак белән суганны көн аралаш булса да чи килеш тә, угычта уып та ашыйбыз, согын чыгарып эчәбез. Аларны парда пешереп менюга кертергә тырышам. Организмыбыз көч туплап калсын өчен җәен күбрәк ачык һавада булу да файдалы. Җәйге ялларда күпчелек эшне ачык верандада – саф һавада эшлим.
Көз айларында грипп, ОРВИ, ОРЗ, вируслы инфекция таралган чорда иммунитетыбызны көчәйтү өчен термоста гөлҗимеш суын төнәтәм. Төнгелеккә кипкән гөлҗимеш өстенә кайнап чыккан су салып калдырасың да, иртәнгә витаминлы су әзер! Шул ук җимешләр өстенә икенче кат кайнаган су коясың. Аны компот урынына рәхәтләнеп эчәргә була.
Читтән китерелгән имбирне бөтен кешенең дә сатып алу мөмкинлеге юк. Ә гөлҗимеш – үзебезнеке! Анда С витамины лимондагыга караганда күбрәк диләр галимнәр.
Миләш белән балан бик файдалы җимешләр. Кан басымы уйнамасын өчен аларны да белеп файдаланганда йогышлы авырулардан сакланырга мөмкин. Чөнки кан басымы нормаль булмаганда кеше вируслы чирләргә дә тиз бирешә. Шуңа күрә, организмыбызның гомуми халәтен нормада тотарга тырышам.
Көн саен бер-ике алма ашау да организмны ныгыта. Сезон вакытында бигрәк тә алма белән хушланып калу кирәк. Олы яшьтәге кешеләрнең күпчелеге алманы тешләп ашый алмый. Бу очракта алманы угычтан уып ашарга киңәш итәм. Алманы табага тезеп, духовкада пешереп ашау да бик файдалы.
Кәбестәне әчетеп (квашеная) ашау организмыбызны күптөрле витаминнар белән баета. Әчетелгән кәбестәгә үсемлек мае, суган салсаң бер дигән салат була. Аны хәтта балалар да яратып ашый. Әчетелгән кәбестә авырган чакта аппетитны ача. Кәбестәдән күп төрле ризыклар әзерлим. Кәбестәдән ясалган салатлар, пешереп яки томалап әзерләнгән ризык туйдырмый. Кәбестәне ваклап турап, кишерне эре угычтан чыгарып, бераз гына үсемлек мае салып томалап пешергәндә аның файдалы витаминнары саклана. Бу ризыкны авырган кешегә дә тәкъдим итәргә була, чөнки ул җиңел үзләштерелә.
Кишер – арзанлы яшелчә. Файдасы ягыннан карасаң, ул бик кыйммәтле тамыразык. Аны угычтан уып, үсемлек мае яки каймак салып ашарга кирәк. Шул рәвешле андагы каротин организм тарафыннан җиңел үзләштерелә.
Йогышлы вирустан саклану өчен мөһим мәсьәләне истән чыгармаска кирәк. Ул да булса, иртәнге ашны дөрес итеп әзерләүне гадәткә кертү. Иртәнге ашка төрле боткалар (солы, тары, борай, карабодай, дөге, арпа), ак май, йомырка кебек файдалы ризыклар белән туклану кешенең сәламәтлеген саклауда зур роль уйный.
Хәрәкәтләнү, мөмкин булган кадәр физик күнегүләр ясау иммунитетыбызны көчәйтә, кәефне күтәрә. Мин исә, кичке якта җәяү йөреп керүне кулай дип таптым.
Төнге 11дән дә калмыйча, ә иң яхшысы уннарда, йокларга яту да мөһим.
Шушы киңәшләрне тотарга тырышыгыз әле. Һәркем башкара ала торган шушы гади генә гамәлләр сәламәтлегегезгә зур йогынты ясаганын тиз арада сизәрсез.
***
Гриппка һәм коронавируска каршы үзеңне үзең «коралландыру»да пессимизмга – күңел төшенкелегенә бирелмәү иң мөһим факторларның берсе. Яхшы кәеф, тормыш-яшәешкә позитив караш организмның чирләргә каршы торучанлыгын күтәрә. Сәламәтлекне кайгыртып, вирусларга, йогышлы чирләргә каршы футболист алымын куллану – һөҗүм итү, ягъни чир китереп чыгара торган объектка каршы көрәшү иң дөрес ысул.
Даруханәләрдә иммунитетны күтәрергә ярдәм итә торган препа-ратларның күп төрлесе сатыла. Әмма аларны табиб киңәше белән генә кабул итегез, чөнки иммуномодулятор, дөрес кулланмаган очракта, файда урынына зыян гына китерергә мөмкин. Гомумән, даруларны бик сакланып кына кабул итәргә кирәк. Гриппка һәм гепатитка каршы прививкаларның да файдасы юк түгел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев