Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ярминкәгә килегез!

Шәһәрдә көзге ярминкәләр үз эшен дәвам итә. Алар өч урында – «ГЭС бистәсендәге «Төзүчеләр» стадионы каршындагы мәйданчыкта, Яңа шәһәрдә Ипподром территориясендә һәм «Южный» агросәнәгать паркында үткәрелә. Тукайлылар да үзләре җитештергән продуктларны шәһәр сатып алучыларына тәкъдим итә.

«Төзүчеләр» стадионы каршындагы мәй-данчыкта Шилнәбәш, Борды, Иштирәк, Комсомолец авыл җирлекләре, «Әшрәфуллин», «Миңнеханов» крестьян-фермер хуҗалыклары, «Авыл икмәге» кооперативы үз продукцияләре белән сату итте. Районның мәдәният хезмәткәрләре шәһәр халкын матур җыр һәм биюләре белән каршы алды.
Ярминкәдә товарның ниндие генә юк. Шәһәр халкы ит һәм яшелчәләрне күпләп ала. Ит продукциясенең ассортименты бик бай: сыер ите, дуңгыз ите, ат ите, кош ите, аш тавыклары, үрдәкләр, казлар, күркәләр һәм башкалар. Сыер итенең килограммы, нинди кисәк булуына карап, 280 сумнан 450 сумга кадәр җитә. Күркә итенең бер килосы 400 сум, үрдәкнеке – 300 сум, аш тавыгының килограммы 220-230 сум тора. Шәһәр халкы җирле җитештерүчеләрнең продукциясенә өстенлек бирә. Мәсәлән, Түбән Суыксудан Наилә һәм Рөстәм Әхмәтшиннар ярминкәгә 300 килограмм сыер ите алып килгәннәр. Иртәнге сәгать 10га аларның итләре сатылып бетә иде инде. 
– Хуҗалыгыбызда 15 баш мөгезле эре терлек асрыйбыз. Мин пенсионер, ирем әлегә эшли. Мал асрау җиңел эш түгел, ул бик күп көч һәм чыгымнар таләп итә. Кайбер сатып алучылар ит бәясеннән канәгатьсезлек белдергәндә вакыт-вакыт ачу да килә, аларга бөтенләй бушка кирәк ахры. Безнең бәяләр артык кыйммәт түгел, минемчә. Бүгенгәчә әле матур гына сатып килдек, икенче атнадан ничек булыр менә. Ветеринариянең яңа таләпләре буенча, ярминкәгә мал сую урыны аша килергә кушалар. Без малны анда тере килеш алып барырга тиеш. Әлегә моны күз алдына китерә алмыйбыз, ничек булыр, үзебез дә белмибез. Ә болай, гомумән алганда, сату яхшы бара. Ярминкәләрне кирәк дип саныйм. Башкача бу кадәр итне, продукцияне ничек сатар идең? – дип сөйли Наилә Әхмәтшина. 
Күп кеше өчен ярминкә ул кышка яшелчәләр запасы туплау мөмкинлеге дә. Кемдер бәрәңге сатып ала, кемгәдер суган, кишер, чөгендер, кәбестә кирәк. ГЭС бистәсеннән Алсу белән Наил Имамовлар да һәр елны ярминкәгә шул максат белән чыгалар. 
– Безнең бакчабыз юк. Авыл фермерлары җитештергән продукция – иң тәмлесе һәм иң сыйфатлысы. Бәяләре дә чагыштырмача арзанрак. Бүген без бер капчык суган сатып алдык, килосын 14 сумнан, – диләр Имамовлар.
Бәрәңге рәтләрендә дә кеше күп җыелган. Шәһәр халкы бәрәңгене капчыклап сатып ала, аның бер килосы – 12-14 сум. Татпотребсоюзның «Авыл икмәге» кооперативы яныннан кеше өзелми. Бу оешма ярминкәгә 1 тонна суган, 400әр килограмм кишер һәм чөгендер, 200 килограмм кәбестә, 500 килограмм бәрәңге, 200әр килограмм ташкабак һәм кабак алып килгән.
– Без продукцияне авыл халкыннан җыябыз һәм ярминкәләрдә сатабаз. Шәһәр халкы инде безне таный. Сатып алучылар бик канәгать. Әле бер сәгать тә үтмәде, безнең товар инде бетте дисәң дә була. Мондый ярминкәләр бик кирәк, әлбәттә. Авыл халкы өчен – табыш, ә шәһәр халкы өчен экологик яктан чиста, сыйфатлы ризык, – дип сөйли «Авыл икмәге» кооперативы рәисе Елена Дунаева. 
Ярминкәдә май, сыр, йомырка, хәтта бәйләнгән әйберләр да алырга була иде. ГЭС бистәсендә яшәүче Мөнирә Дәүләтшина бирегә йон алырга килә икән. «82 яшьтә булсам да, мин эшсез утырырга яратмыйм, оекбашлар, бияләйләр, шапкалар, кофталар бәйлим. Биредә яхшы йон саталар, мин һәрвакыт аны моннан алам», – ди ул. 
Һәм инде балсыз нинди ярминкә булсын! Бу тәмле ризык биредә бик күп – юкә балы, чәчәк балы, карабодай балы. Өч литры 1300дән 1500 сумга кадәр. Кәрәзле бал да бар, аның бәясе 500 сум. Теләге булган кеше авыз итеп тә карый ала. 
Ярминкәдә шәһәр кешесе өчен бар да бар. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре азык-төлек иминлеген тулысынча тәэмин итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев