Еллар үткәч, алдан күрә башлыйсың
Эшне оештыра һәм көйле итеп алып бара белгән хуҗалык тотрыклы үсешкә ирешә. Әлбәттә, әйбәт белгечләр булганда. Әйтик, игенчелектә алга китү өчен тәҗрибәле агроном кирәк, чөнки мул уңыш үстерүнең серләрен ул гына белә. «Гигант» ҖЧҖ баш агрономы Рамил Сәгъдиев белән без аның һөнәре һәм орлыкчылык белән шөгыльләнүнең үзенчәлекләре турында сөйләштек.
– Рамил Хәлимович, «агроном» – «җир» һәм «закон» дигән ике грек сүзен кушудан барлыкка килгән. Чынлап та җирдә эшләү тәртибен белүче гыйлем иясеме ул агроном?
– Җир кешесе икәнен аңлатып торасы юк, монысы хак. Җирдә эшләүче башка белгечләрдән аермалы буларак, агроном, үсемлекләрне күзәтә, аларга нәрсә җитмәвен ачыкларга тырыша, туфракның ни сәбәпле үзгәрүе турында кызыксына, боларның барысын өйрәнә, ягъни азмы-күпме тикшеренү эше алып бара – исеме җисеменә туры килә булып чыга. Безнең дипломга да «галим-агроном» дип язылган.
– Сезнең хуҗалык орлыкчылык белән шөгыльләнә. Бу бит эшчәнлекнең гыйльми ягына игътибар да, көч тә күбрәк таләп ителә дигән сүз?
– Без хәзер фән белән шөгыльләнәбез дияргә була. Орлыкларның төрлесен сынап карыйбыз. Безнең туфракка нинди сорт ярашлырак, шуны сайлап алырга ирәк. «Гигант» хуҗалыгы «Татарстанның элиталы орлыклары» дигән, республиканың алдынгы 43 хуҗалыгын берләштерүче ассоциациягә керә. Әлеге оешмадан, республикабыз һәм илебезнең башка институтларыннан яңа төр орлыклар алып үстереп, үзебезнең район хуҗалыкларына, якын-тирә районнарга сатабыз.
– Иң яхшы сортларны гына үстерәсезме?
– Суперэлиталы һәм элиталы унике төрле сорт чәчәбез. Язгы бодайның «Тулайковская-108» сорты безнең туфракка килешеп тора, тотрыклы 40-45 центнер уңыш бирә, бу сорт Самарадан. «Ульяновская-105» дигән, «Бурлак» язгы бодай сортлары, «Юбиляр» борчагы, «Всадник» солысы Ульяновск авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтыныкы. Арпаның «Комашевский» һәм «Раушан» сортлары – үзебезнең Татарстанныкы.
– Орлыкчылык дигәндә, табыш алу күздә тотыламы?
– Әлеге төр хезмәт мәшәкать-ле дә, чыгымлы да. Мисал өчен, кирәкле матди-техник база булдыру, аерым технологияләр, махсус документлар һ.б.лар таләп ителә. Югары категорияле орлык алу өчен технологиянең бөтен шартларын үтәргә кирәк. Безнең 3615 гектар җир бар. Шуның бер өлеше терлек азыгы әзерләү максатында файдаланыла. Хуҗалыкта ике мең баш мөгезле эре терлек, шуларга җитәрлек терлек азыгы: сенажы, фуражы, силосы әзерләнергә тиеш. Калган җир бөртеклеләргә бүленә. Чәчү әйләнеше төгәл саклана, пар җирләре калдырыла, сидераль культуралар чәчү дә кулланыла. Уңыш, елына карап, төрлечә. Әйе, хезмәтенә күрә табышы да күбрәк: элегрәк без үстерелгән ашлыкны икмәк буларак, мисал өчен, сигез сумнан саткан булсак, орлыкны икеләтә кыйммәтрәккә сатабыз.
– Агрономга бик күп белергә кирәк. Шәһәр кешесе ул бодай белән арпаны да аермаска мөмкин. Ә Сез уҗымыннан ук күреп таныйсыз. Барысын да институтта өйрәтеп чыгаралармы?
– Институтта күбрәк теория бирәләр. Бар кирәген басуга чыккач өйрәнәсең. Мин малай вакыттан комбайнчы ярдәмчесе булып эшләп үстем, барлык авыл балалары кебек, арыш белән бодайны, солы белән арпаны мин дә кечкенәдән аерам. Чыгышым Минзәлә районының Мәлкән авылыннан. Мәктәптән соң Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамладым. Минем беренче практикам Кама Тамагы районының алдынгы хуҗалыгында, көчле агроном Шәһит Зәйнуллин кул астында үтте, анда күп өйрәндем. Шәһит Әминбай улы бүгенге көндә «Татарстанның элиталы орлыклары» ассоциациясенең фәнни бүлеген җитәкли, мин хәзер дә аның белән киңәш-табыш итәм.
Бүгенге заманда алдынгы технологияләрне өйрәнеп бару өчен тырышырга туры килә. Мәгълүмат, яңалык шулкадәр артып тора, артларыннан җитешүе дә кыен.
– Кыш көне агрономның эше җиңел дияргә буламы?
– Хуҗалыкта эш ел дәвамында көне-төне бара. Яз көне чәчәр өчен көз көне җыеп алган орлыкларны кыш буе әзерлисе. Орлыклар аерым саклана. Чистартырга, калибрларга, үз стандартына туры китерергә кирәк. Апробация үткәрелә. Россельхозцентр чәчкәндә дә, урып-җыйганда да тикшерә. Институтлардан галимнәр килә, алар белән дә элемтәдә торабыз. Яңа елга чыгуга, язга план төзисең. Шул планны кәгазьгә төшерергә кирәк. Февральдән техниканы әзерләргә керешәбез. Кар эреп бетәр-бетмәс басуга йөри башлыйм. Җирне алдап булмый, анда нәрсә җитмәве билгеле булырга тиеш. Һәр биш ел саен туфракның анализы алына. Җирләрнең картасы бар, шуның буенча ашлама кертәбез.
– Агроном үз фикерен генә алга сөрә, үз сүзен итү өчен хуҗалык җитәкчесенә каршы да бара, дигәнне ишеткәнем бар.
– Агроном технология үтәлсен өчен тырыша. Югары уңыш алуның гарантиясе бит ул технология. Кешеләр аны уйлап тапкан, еллар дәвамында сынаган, раслаган. Агроном булгач, шул технологияне үтәп чыгарга, сакларга кирәк икәнен аңлыйсың. Кайвакытта сүзеңдә нык торырга туры килә икән, үз мәнфәгатьләреңне кайгыртудан түгел бит ул. Ә технологияне үтәү чыгымнар таләп итә. Шул сәбәпле капма-каршылык туарга мөмкин анысы. Ләкин нигездә, җитәкче дә, агроном да, башка белгечләр дә уртак максатка эшлибез, безнең хуҗалыкта аңлашу бар.
– Кайчакта ниндидер өметләр акланмаска, көтелгән нәтиҗә килеп чыкмаска мөмкин. Алдан ук борчылып торасызмы?
– Яшьрәк вакытта күбрәк борчылырга туры килгәндер, чөнки тәҗрибә, үз-үзеңә ышаныч азрак була бит. Еллар үтү белән, алдан күрергә өйрәнәсең.
– Рамил Хәлимович, күңелегез төшкән мәлдә юанычны нидә табасыз?
– Эш теләгәнчә килеп чыкмаган, арып киткән көннәр була. Мин бит Ык буенда үстем, туган якка кайтып су буйларында тынычлап балык каптырып килсәм, күңелгә сихәт, эшләр өчен көч, яңа идеяләр табыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев