Урып-җыю дәвам итә
Район игенчеләре көзге культура басуларын тәмамлап, арпа, солы кебек сабан культураларын җыюга керештеләр. Бүгенге көндә район буенча барлык мәйданнарның 44 процентында уңыш җыеп алынды. Бу – 19 мең 415 гектар җир. Уртача уңыш – 42 центнер. Амбарларга 81 мең 582 тонна икмәк кайтты. Бөртеклеләрдән чыккан иң югары уңыш «Ирек» җитештерү кооперативында – 63 центнер. «Гигант»та – 54,6 центнер. «Кама» агрофирмасында һәр гектардан 44,6 центнер бөртек чыга.