Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Урып-җыю дәвам итә

Район игенчеләре көзге культура басуларын тәмамлап, арпа, солы кебек сабан культураларын җыюга керештеләр. Бүгенге көндә район буенча барлык мәйданнарның 44 процентында уңыш җыеп алынды. Бу – 19 мең 415 гектар җир. Уртача уңыш – 42 центнер. Амбарларга 81 мең 582 тонна икмәк кайтты. Бөртеклеләрдән чыккан иң югары уңыш «Ирек» җитештерү кооперативында – 63 центнер. «Гигант»та – 54,6 центнер. «Кама» агрофирмасында һәр гектардан 44,6 центнер бөртек чыга. 

«Кама» агрофирмасы механизаторлары шикәр чөгендере уңышын ала башладылар. Бүген 13 гектарда 403 тонна тамыразык җыеп алынды. Тукай районы кырларында 3614 гектарда чөгендер игелә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев