19 август 2020 яңалыклары
-
Савым арта
Савым күрсәткечләренә килгәндә, бер тәүлек эчендә район буенча барлыгы 89 тонна сөт савыла. Савым буенча югары күрсәткеч күзәтелгән хуҗалыклар өчлеге үзгәрмәде.
-
Алдау һәм алданулар бетми
Россия эчке эшләр министрлыгының Тукай районы бүлегендә 10-16 август көннәрендә хокук бозулар һәм җинаятьләр турында 10 хәбәр кабул итеп алынган. Шуларның берсе – талау, тагын берсе – административ күзәтүдән тайпылу, икесе – үтерү белән янау, калганнары караклык һәм алдаркараклык очраклары буенча.
-
Кышлату чоры җитә
Терлекчелек тармагында да җаваплы чор – терлекләрне җәйләүләрдән фермага кайтарыр чак җитте.
-
«Туктамыйбыз! Центнерлар югала!»
Сәйдәшев исемендәге хуҗалык игенчеләре быел уракны кызу тота. Бүгенге көндә бөртеклеләрнең 49 проценты җыеп алынды.
-
Чираттагы рейд
21 август көнне иртәнге сәгать 6дан 9га кадәр район ЮХИДИ инспекторлары чираттагы «Тоннель» рейдына чыгачаклар.
-
Мәктәпләр яңа уку елына әзерләнә
Бу көннәрдә Тукай районы башкарма комитеты каршында оештырылган, мәгариф идарәсе җитәкчеләреннән һәм белгечләреннән торган тармак-ара муниципаль комиссия мәктәпләрнең һәм балалар бакчаларының яңа уку елына әзерлеген тикшерә.
-
Рәхмәтле булыйк!
Тукай үзәк хастаханәсе COVID-19 режимында өченче аен эшли.
-
Гала-концерт булачак
Ветераннар һәм пенсионерлар арасында алтынчы мәртәбә үткәрелә торган «Балкыш» республика фестивале быел Бөек Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган иде.
-
Көзге чәчү бара
Урып-җыю белән бергә районда көзге чәчү бара. Бүген 900 гектарда чәчү башкарылды.
-
Грипптан вакцина кайтачак
Татарстан коронавирус буенча чикләү-ләрнең өченче этабына күчте. Хәзер санитар кагыйдәләрне төгәл үтәгәндә театрлар, кинотеатрлар, концерт заллары эшләргә мөмкин. Тик алар 50 процентка гына тулган булырга тиеш.
-
Мәктәпкә әзерләнергә булыш
Хуҗалык җитәкчеләренең дүшәмбе киңәшмәсендә яңа уку елына әзерлек мәсьәләләре кузгатылды.
-
Яңа билгеләнүләр
Хакимияттә дүшәмбе киңәшмәсендә яңа билгеләнүләр турында игълан ителде. Новотроицкое авыл җирлеге башлыгы вазифасын башкаручы итеп Юлия Михайловна Рыбакова билгеләнде. Моңа кадәр ул эшмәкәрлек өлкәсендә хезмәт куйган.
-
Урып-җыю дәвам итә
Район игенчеләре көзге культура басуларын тәмамлап, арпа, солы кебек сабан культураларын җыюга керештеләр. Бүгенге көндә район буенча барлык мәйданнарның 44 процентында уңыш җыеп алынды. Бу – 19 мең 415 гектар җир. Уртача уңыш – 42 центнер. Амбарларга 81 мең 582 тонна икмәк кайтты. Бөртеклеләрдән чыккан иң югары уңыш «Ирек» җитештерү кооперативында – 63 центнер. «Гигант»та – 54,6 центнер. «Кама» агрофирмасында һәр гектардан 44,6 центнер бөртек чыга.