Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Мәктәпләр яңа уку елына әзерләнә

Бу көннәрдә Тукай районы башкарма комитеты каршында оештырылган, мәгариф идарәсе җитәкчеләреннән һәм белгечләреннән торган тармак-ара муниципаль комиссия мәктәпләрнең һәм балалар бакчаларының яңа уку елына әзерлеген тикшерә. 

Район мәктәпләренең һәм балалар бакчаларының – барлыгы 51 учреждениенең – яңа уку елына әзерлеген таләпчән комиссия энә күзеннән үткәрә. «Яңа уку елына әзерлек дигәндә, беренче чиратта, территорияләрнең чисталыгы, биналарның һәм бүлмәләрнең төзеклеге, янгын куркынычсызлыгы һәм террорчылыкка каршы тору таләпләренең үтәлеше кебек мөһим мәсьәләләргә басым ясала», – дип аңлатма бирә район мәгариф идарәсенең информацион технология-ләр белән тәэмин итү бүлеге җитәкчесе Әлфия Шәйдул-лина. Комиссия шулай ук учреждениеләрнең кадрлар белән тәэмин ителешен барлый. Яңа уку елына әзерлек нәтиҗәләре район педагог-
ларының август киңәш-мәсендә игълан ителәчәк. 
Быелгы сезонда районыбызда балалар бакчалары төзелешенә һәм аларны төзекләндерүгә әһәмият бирелә. Шушы көннәрдә Әҗмәкәйдә өр-яңа «Миләшкәй» бакчасы ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашында ачылып файдалануга тапшырылды. Хәзерге вакытта Комсомолецтагы «Петушок» балалар бакчасында капиталь төзекләндерү эшләре бара. 
Быелгы җәйдә капиталь төзекләндерү мәктәпләргә кагылмады, шулай да аларның кайберләре өлешчә булса да яңарыш кичерә. Мисалга Татарстан совхозы поселогындагы Князево урта гомуми белем бирү мәктәбен күрсәтергә була. Биредә «Камский бекон» ярдәме белән сыйныф бүлмәләренә ремонт ясала. «Әлеге предприятие быел безнең җиде кабинетны төзекләндерә. Төзүчеләр артыннан бүлмәләр чистарып, яктырып кала», – дип куануын белдерә мәктәп директоры Елена Крупнова.
Шилнәбаш урта мәктә-бендә киләсе уку елында 165 бала белем алачак. «Яңа уку елына әзерлек уку елының искесе беткән көннән башлана, – дип сөйли мәктәп директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Наталья Круг. – Сыйныф бүлмәләре тәртипкә китерелә, ниләр җитмәве ачыклана. Документларның тәртиптә булуы бик мөһим, алар яңа чыккан законнарга тәңгәлләштерелә. Без узган ел беренче катта, быел икенчедә тәрәз пәрдәләрен алмаштырдык. Үзебезнең хуҗалык эшләре җитәкчесе Любовь Ушакованың тегү эшенә маһирлыгы бар, ул башлап йөрде. Әллә ни зур үзгәреш түгел, ләкин интерьер яңарып китте». 
Җыеп әйткәндә, мәктәп директорлары, педаго-гик коллективлар үз көч-ләреннән килгәннең барысын да эшли. 
Янгын куркынычсызлыгына килгәндә, эвакуация юлларының ачыклыгы, тиешле күрсәткечләр белән җиһазланышы, сигнализациянең төзек булуы мөһим шартлардан санала. Комиссия әгъзасы, Тукай районы янгын күзәтчелеге бүлеге вәкиле Илнар Мифтахов белдерүенчә, балалар бакчаларында, мәктәпләрдә зур проблемалар юк: «Электр җиһазлары, янгын сүндерү, хәбәр итү, видеокүзәтү җайланмалары тәртиптә. Керү-чыгу юллары чиста. Кабул итү барышында кимчелекләр ачыкланса, аларның бетерелүе контрольгә алына».
Мәктәп һәм бакчаларда коронавирус керткән кагыйдәләрнең үтәлеше даими күзәтелеп тора. 1 сентябрьдән укучыларны каршы алу, парта артына утырту Роспотребнадзор таләпләренә туры китереп башкарылачак. Таләпләр буенча, укучыларның тән температурасы үлчәнеп аерым дәфтәргә теркәлергә тиеш. Социаль дистанция тәртибе сакланачак. Төрле чараларны саф һавада үткәрүгә өстенлек бирелә. 
Йомгаклап әйткәндә, 1 сентябрьдә балаларның мәктәпкә баруы өчен шартлар тудырыла. Чираттагы уку елы имин һәм уңышлы үтсен иде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев