Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алдау һәм алданулар бетми

Россия эчке эшләр министрлыгының Тукай районы бүлегендә 10-16 август көннәрендә хокук бозулар һәм җинаятьләр турында 10 хәбәр кабул итеп алынган. Шуларның берсе – талау, тагын берсе – административ күзәтүдән тайпылу, икесе – үтерү белән янау, калганнары караклык һәм алдаркараклык очраклары буенча. 

Круглое Поледа яшәүче 40 яшьлек ир кибеттән өч шешә шәраб урлап алып чыккан. Шул ук поселокта 33 яшьлек бер хатын-кызның ике велосипедын урлаганнар Тагын бер караклык факты Олы Шилнәдә теркәлгән, билгесез берәү Уфадан килгән 25 яшьлек кешенең акчасын урлаган. Ә «Түбән Кама» паркын кафеның ишеген ватып кереп, суыткычтан азык-төлек урлап чыкканнар. 
Мошенниклык турында гел кисәтеп торуга карамастан, аларга акча күчерүчеләр һаман бетми. Бәткедә яшәүче 55 яшьлек хатын-кыз социаль челтәрләрдә бер кеше белән танышкан һәм аның посылкасы өчен акча күчергән. Алабугадан 17 яшьлек кыз 25 яшьлек Чаллы егетенә акча сорап мөрәҗәгать иткән, нәтиҗәдә егет акчасыннан колак каккан. Күпләргә таныш ысул белән алдау да дәвам итә: 23 яшьлек кызга банк картасыннан акчасын икенче исәп-хисап счетына күчерергә киңәш итәләр, имеш, картасын ачканнар, акчасын саклап калырга кирәк. Шул рәвешле акчалар алдаркараклар счетына күчә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев