25 июль 2020 яңалыклары
-
25 июль 2020 - 13:15Алты балага гомер биргән АнаБоерган авыл китапханәсе ТАССРның 100 еллыгы, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы кысаларында «Тыл батырлары» дигән акция уздырган иде. Анда тыл хезмәтчәннәре фидакарь хезмәтләре турында сөйләнде. Сугыш чоры кешеләренең уртак кичерешләре күп, әмма һәркемнең үз язмышы. Геройларның берсе – Фәүзия Габдрахман кызы Сәлимова.
-
25 июль 2020 - 11:25«Якты юл» социаль челтәрләрдәБезнең социаль челтәрләрдәге төркемнәрдә дә «тормыш» гөрли. Аеруча зур кызыксыну уяткан темаларга без атналык күзәтү әзерләп барабыз. Исегезгә төшерәбез, безнең төркемнәр «Вконтакте» социаль челтәрләрендә (vk.com/svetliput), Instagram (#svetlyj_put) булдырылган. Моннан тыш, WhatsAppта «Тукай-информ» төркеме эшли. Аңа +7-906-326-22-48 номерына хәбәр язып керергә була.
-
25 июль 2020 - 10:50Герой туганнарымБөек Ватан сугышы безнең гаиләне дә читләтеп узмаган. Гаиләбезнең «Үлемсез полк» акциясе кысаларында алып барган эзләнү эшләре 12 туганыбызны барларга ярдәм итте.
-
25 июль 2020 - 09:05Стипендиатлар булачакХуҗалык җитәкчеләре киңәшмәсендә район башлыгы Фаил Камаев районда авыл хуҗалыгы белгечләрен хәзерләү буенча җитди эш алып барырга кирәклеген ассызыклады. Быел ук, Казан Дәүләт аграр университеты белән килешү нигезендә, мәктәпне яхшы тәмамлаучы унга якын егет һәм кыз хуҗалыклар стипендиатлары булып укырга керәчәк.