Стипендиатлар булачак
Хуҗалык җитәкчеләре киңәшмәсендә район башлыгы Фаил Камаев районда авыл хуҗалыгы белгечләрен хәзерләү буенча җитди эш алып барырга кирәклеген ассызыклады. Быел ук, Казан Дәүләт аграр университеты белән килешү нигезендә, мәктәпне яхшы тәмамлаучы унга якын егет һәм кыз хуҗалыклар стипендиатлары булып укырга керәчәк.
Авыл җирендә кадрлар мәсьәләсен хәл итүгә Борды мәктәбе базасында барлыкка киләчәк ресурслар үзәге ярдәм итәчәк. Әлеге проект ТР хөкүмәтендә хуплау тапты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев