Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Якты юл» социаль челтәрләрдә

Безнең социаль челтәрләрдәге төркемнәрдә дә «тормыш» гөрли. Аеруча зур кызыксыну уяткан темаларга без атналык күзәтү әзерләп барабыз. Исегезгә төшерәбез, безнең төркемнәр «Вконтакте» социаль челтәрләрендә (vk.com/svetliput), Instagram (#svetlyj_put) булдырылган. Моннан тыш, WhatsAppта «Тукай-информ» төркеме эшли. Аңа +7-906-326-22-48 номерына хәбәр язып керергә була.

Менә ул җәй! Барыбыз да яраткан ел фасылының соңгы аена да кереп барабыз. Авыл кешесе өчен бу – кылны кырыкка ярыр чак. Малларга кышлык азык та әзерләп калырга кирәк. Бакча, урман тулы сый-нигъмәт. Аларны жыеп, кайнатмасын, компотын, салатын җитәрлек әзерләп өлгерәсе бар. Социаль челтәрләргә язылучылар үзләренең мул уңышларын күрсәтәләр, рецептлар белән уртаклашалар. Кемнең күпме компот ябуы турында гәп куерталар. 
Интернет киңлегендә файдалы киңәшләр дә бар. Бу атнада иң популяр видео чия төшен җайлы гына чыгарыр өчен гап-гади чәнечкедән ясалган жайланма булды. Ике тешле чәнечке белән күз ачып йомганчы төшне чыгарасың! Комментарийларда да хуҗабикәләр шаккатып фикерләре белән уртаклаша. Менә бит ничек унайлы, диләр алар, видео авторына рәхмәт укыйлар. 

 


Кем күпме компот ябарга өлгергән? Шундый сораштыру да үткәрдек. Берәүләр 35 банка япкан, кемдер әлегә 22не генә. Кайберәүләр бакчаларында җиләк-җимеш бик уңмады дип тә зарлана. Ә Теләнче Тамак якларында боз аркасында бакча җимешләре әрәм булган. Безнең инстадуслар арасында 100әр банка компот ябарга җыенучылар да табылды. 
Иштирәк авылыннан оста бакчачы Нәзилә Ногманова үзе үстергән помидорын төшереп жибәрде. «Бычье сердце» сортлы бу гигант бер килога якын булган. Менә бит! Сорты килеште микән, туфрагымы? Әллә хуҗасының оста кулларымы?!

 

 


 

Сез белә идегезме, маникюр-педикюрны терлекләргә дә ясыйлар. Безнең подписчиклар моны ничек эшләгәннәрен үзләре күрде. «Р-Агро» хужалыгы ветеринары Илья Архипов сыерларның тоякларын тәртипкә китерде. Район ветеринария берләшмәсе белгечләре моны маллар өчен куркынычсыз процедура диләр. Киресенчә, тоякларны карап-кисеп тормасаң, малларның аяклары авырта. Алар ябыга, сөтләре азая. Инстаграмда бу видеога лайкларны жәлләмәделәр. Ә ветврачны «Иң тәҗрибәле айболит-педикро– маникюрист Илья!» дип мактадылар.


 


Мәдәният темасына кагылышлы видеолар арасында иң күп тавыш жыючы – Дамир Исламовның авыз гармунында уйнаган «Ай былбылым!» көе. Әлеге көй «Зөләйха күзләрен ача» фильмында Динә Гарипова башкаруында яңгырагач бик популярлашып китте. Биклән мәдәният йорты директоры Дамир Исламов та оста уйный аны. Социаль челтәрләргә керүчеләр талантыбызны лайклар белән сәламли!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев