Якты юл
  • Рус Тат
  • 15 июль 2020 яңалыклары

    • 15 июль 2020 - 14:05
      Су буйлары фаҗига урынына әйләнде
      Соңгы бер атна эчендә генә Чаллыда дүрт кеше суга батып үлде, Бу хакта мәгълүмат чаралары хәбәр итә. Һава температурасы алдагы көннәрдә дә югары булачак. Димәк, су буена йөрүчеләр саны кимемәячәк, гәрчә Татарстан Республикасы территориясендәге бер генә пляжга да санитария-гигиена таләпләре буенча Роспотребнадзорның рәсми рөхсәте бирелмәгән. 
      386
      0
      0
    • 15 июль 2020 - 11:40
      Кыйммәткә төшкән шуклык
      Гадәттән тыш хәлләр белгечләре кызу көннәрдә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү мөһимлеген искәртә.
      355
      0
      0
    • 15 июль 2020 - 10:30
      2020нең кызу җәе
      Җәй уртасы – хуҗалык итүнең барлык тармакларында да эшнең кызган чагы. Басуларда печән өсте: эре авыл хуҗалыгы предприятиеләре дә, шәхси хуҗалыгында мал асрап көн итүчеләр дә кышка терлек азыгы хәзерли. Төзелеш эшләре дә кызу темплар белән бара, күпчелек объектларны көзгә кадәр өлгертеп тапшыру бурычы куелган. Һәр тармакта җәйге җылы көннәрдән файдаланып калырга тырышалар.  Тукай районында башкарыла торган эшләр турында без район башлыгы Фаил Камаев белән сөйләштек.
      400
      0
      0
    • 15 июль 2020 - 10:30
      Күперле дә, юллы да
      Кече Шилнә авыл җирлегенә кергән Зарековка микрорайонында республика программасы хисабына 1,5 километр озынлыкта асфальт юл салына һәм күпер төзелә. Гомуми файдалану юлларында юл эшләрен башкару буенча ТР программасы кысаларында бу күләмле эшкә 100 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Эшләрне «Автострой» ҖЧҖ башкара. Төзелеш эшләрен быел август башына тәмамлау бурычы куела.
      299
      0
      0
    • 15 июль 2020 - 10:00
      Бюджет хезмәткәрләре булыша
      Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә кышкы чорга терлек азыгы әзерләү дәвам итә.
      272
      0
      0
    • 15 июль 2020 - 09:40
      Маскаларны салырга иртә
      Тукай районында барысы 85 кешедә COVID-19 ачыкланган. Шуларның 55ендә пневмония күзәтелгән. Эшлекле душәмбе киңәшмәсендә район үзәк дәваханәсе баш табибы Галим Сабирҗанов яңа коронавирусның шәһәрдән читкә – авылларга таралуы күзәтелә дип белдерде. Бу шартларда саклык чараларын күрүне туктатырга ярамый. Маска режимы саклана, гигиена таләпләрен үтәү мәҗбүри. Кешеләр белән күпләп жыелуны да чикләргә кирәк. 
      336
      0
      0
    • 15 июль 2020 - 09:05
      Үзара салым 
      Тукай – республикада үзара салым программасы буенча иң күп күләмдә акча жыючы районнарның берсе. Быел авыл жирлекләрендә бу программа буенча 91 млн сумлык төзекләндерү-яңарту эшләре башкарылачак.
      299
      0
      0
    Реклама