2020нең кызу җәе
Җәй уртасы – хуҗалык итүнең барлык тармакларында да эшнең кызган чагы. Басуларда печән өсте: эре авыл хуҗалыгы предприятиеләре дә, шәхси хуҗалыгында мал асрап көн итүчеләр дә кышка терлек азыгы хәзерли. Төзелеш эшләре дә кызу темплар белән бара, күпчелек объектларны көзгә кадәр өлгертеп тапшыру бурычы куелган. Һәр тармакта җәйге җылы көннәрдән файдаланып калырга тырышалар. Тукай районында башкарыла торган эшләр турында без район башлыгы Фаил Камаев белән сөйләштек.
– Фаил Мисбахович, Тукай – авыл хуҗалыгы районы. Хуҗалыклар ныклап игенчелек, терлекчелек, яшелчә үстерү белән шөгыльләнә, һәм күрсәткечләр дә югары. Сүзне дә шуннан башлыйк әле.
– Шөкер, быел табигать шартлары уңай килде. Бүгенге көндә тукайлылар уракка төшәргә әзерләнә: комбайннар техник әзерлеккә тикшерү үтә, белгечләр барлана.
Уңышның нигезе көздән салынды: без 11,5 мең гектарда көзге культуралар чәчтек, алар кышны әйбәт чыкты. Исегездә булса, язгы чәчү вакытында районга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килгән иде. Ул «Гигант» басуларында уҗымнарны карап югары бәясен бирде. Безнең байтак хуҗалыклар андый мактауга лаек. Бүген игеннәр өлгереп килә, тиздән урып-җыюга да керешәчәкбез.
Районда барлык чәчелгән мәйданнар 54 мең гектарны тәшкил итә, шуның 44,3 мең гектары – бөртеклеләр: 11,2 мең гектар көзге, 33,1 мең гектар язгы культуралар. 3,5 мең гектар мәйданда шикәр чөгендере үстерелә. Пар җирләренә горчичник, рапс чәчтек. «Миңнеханов», «Шилнә» крестьян-фермер хуҗалыклары 221 гектар мәйданда яшелчә: бәрәңге, кишер, чөгендер үстерәләр.
Чәчүне без бөтен технологик таләпләргә туры китереп башкардык. Язгы культураларны да, көзгеләрен дә әйбәтләп тукландырдык. Өстәвенә, ТР авыл хуҗалыгы министрлыгы минераль ашламалар белән тәэмин итүдә ярдәм оештырды. Бер гектарга тәэсир итү көче 35 килограммнан ким әзерләмәүчеләргә гектарына тагын 500 сумнан өстәмә ашлама бирелде. Безнең бөтен хуҗалыклар бу планканы үтте, дәүләттән алган ярдәм белән тәэсир итү көче гектарына 95 килограммга җитте.
Технологияләр яңарып тора. Чәчелгән мәйданнарны хуҗалыклар 4-5 мәртәбә тукландыра, тамырга һәм яфрак аша ашлама кертәләр. Кыяк аша тукландыру, бердән, бодайның клейковинасына уңай тәэсир итә, икенчедән, уңышны да арттыра. Биопрепаратлар белән ашлау, чүп үләннәренә каршы көрәш алып барыла.
Билгеле, икмәк уңышының муллыгы берничә факторга бәйле. Бердән, җирне тиешенчә эшкәртү, тигезләп, тыгызлап чәчү – технологик таләпләрнең берсе һәм тигез тишелеш шарты булып тора. Икенчедән, орлык сыйфатлы булырга тиеш. Безнең «Р-Агро», «Гигант», Сәйдәшев исемендәге хуҗалыклар, «Кама» агрофирмасы, «Ирек» җитештерү кооперативы элиталы орлык хәзерләү белән шөгыльләнәләр. Чәчүлек орлыкның 90 проценты – класслы. Һәм өченче шарт, әйткәнемчә, иген басуларын вакытында тиешенчә тукландыру.
– Тукай районы узган ел игенчелектә рекордлы уңыш алды. Быел да ким булмас алайса?
– Әйе, узган ел 175 мең тонна җыеп алдык. Быел да басулар әйбәт. Ләкин амбарга керми торып, әйтеп булмый. Урып-җыю чорында һава торышының уңай булуы мөһим.
Быел хуҗалыклар техниканы яңартуга җитди игътибар бирәләр. 26 трактор гына алынды. Җир эшкәртә торган зур комплексларны тарта алырлык куәтле техника белән тулыланды алар. 4 культиватор алынды, тиздән тагын 3-4 ашлык комбайны кайтачак. Хуҗалыклар тик тормый, алар үсү, яңару ягында, техник базаларын ныгытып каласылары килә.
Шуны да әйтергә кирәк: заманча техникада теләсә кем эшли алмый. Хәзерге көндә, авыл хуҗалыгында эшләүчеләр җитмәгәнлектән, күп профильле белгечләргә өстенлек бирелә. Шуңа бәйле рәвештә, без үзебезнең укыту үзәген булдыру турында тәкъдим белән чыктык һәм ул республика җитәкчелегендә яклау тапты. Борды мәктәбе базасында ресурс үзәге булдыру юнәлешендә эшләвебезне дәвам итәбез.
– Районда терлекчелеккә зур игътибар бирелә. Ул да күп хезмәт сорый торган, мәшәкатьле тармак.
– Хуҗалыклар, нигездә, игенчелек белән генә түгел, терлекчелек белән дә шөгыльләнә, шуңа күрә басуларның 21,5 мең гектары азык культураларына туры килә. Бүгенге көнгә без бер баш шартлы терлеккә 18,6 центнер азык берәмлеге күләмендә беренче чабудан сыйфатлы итеп сенаж салдык, печән әзерләдек. Терлек азыгы әзерләү дәвам итә. Явымнар булды, шөкер, җылы да бар. Безнең күпьеллык үләннәрдән тагын бер кат сенаж әзерләргә мөмкинлегебез бар, печән дә мул. Силос салу өчен кукуруздан яхшы уңыш көтәбез. Рационда силос булу сөтчелекне үстерү өчен мөһим.
– Эре хуҗалыклардан тыш, шәхси, гаилә фермалары да яңарыш кичерә. Безнең районда алар өчен нинди мөмкинлекләр бар һәм хөкүмәт ярдәменнән алар ничек файдалана?
– Республикада программалар күп бүген: «Агростартап», гаилә фермалары, кооперативларның матди-техник базасын ныгыту, яңа эш башлаучы крестьян-фермер хуҗалыкларына, мини-фермаларга ярдәм программалары. Ике баш терлеге булганнар, шуны тагын өч башка арттыру шарты белән, мини-ферма төзү программасында катнашып, 200 мең сумга кадәр субсидиягә өмет итә ала. Ә өч баш сыеры булып, шуны тагын биш башка арттырырга планлаштырган кешеләргә субсидия күләме 400 мең сумга җитәргә мөмкин. Болар республика халкын эш белән тәэмин итү өчен ачылган программалар. Узган ел да, быел да аларда егермешәр гаилә катнаштыру бурычын куйган идек. Билгеле, субсидия алуның шартлары бар. Анда катнашуның таләпләре катгый, ферма төзим дип ялганлап кына ул акчаларны алып булмый, барысы да законлы булырга тиеш. «Агростартап» буенча 2020 елда 11 млн сум акча алынган, гаилә фермалары буенча – 24 млн 478 мең сум, авыл хуҗалыгы кооперативларының матди-техник базаларын ныгыту буенча – 20 млн сум, яңа эш башлаучыларга – 19 млн сум. Барлыгы 74 млн сум кайтты. Безнең барлык якланган проектларыбыз 102 млн сумлык. Программаларга кушылучыларга ярдәм итү өчен хакимияттә махсус штаб булдырылды. Безнең белгечләр проектларны әзерләшә, Казанга бергәләп алып бара, тиешле инстанцияләрне йөри, таләпләргә туры китереп, проектны якларга булыша.
Ике ел элек район территориясендә 35 ташландык ферма бар иде. Без ул фермаларның 24ен төзекләндереп эшкә җиктек. Фермерлар аларда терлек, кош-корт асрый, продукция җитештерә башлады. Байтак кеше эшле булды. Яңа эш урыннары барлыкка килү безнең өчен бик кыйммәт.
– Бүген район буенча бер тәүлеккә 91 тонна сөт савыла. Сез әлеге санны 100 тоннага җиткерергә дигән план куйган идегез.
– Без көзгә бу күрсәткечкә чыгарга тиешбез. Моның өчен планлы эш алып барыла. Акрынлап нәселле терлекләр асрауга күчәбез. Соңгы ел ярымда Венгриядән голштин-фриз токымлы 700 баш тана алып кайттык. «Парадиз» ҖЧҖгә 300 башның 66сы кайтты, тагын кайтачак. «Миңнехуҗина М.Н.» КФХга 132 баш кайтты. Әлеге хуҗалык сөтчелеккә бик җитди карый, соңгы елда гына биредә терлекләр өчен яңа торак биналар салынды, заманча саву заллары булдырылды. Көзгә кадәр сыер малының баш санын 420гә җиткерү турында сүз бара. Бакчасарайда киләчәктә чиста нәсел үрчетү хуҗалыгы булачак. Биредә хәзер тәүлегенә 5 тоннадан артык сөт савыла. Бер сыер 30 литр сөт бирә, әле бу чик түгел.
Продукция алуны арттыру өчен азык баланслы булырга тиеш. Ә моңа заманча азык әзерләү үзәге ярдәм итәр иде. Балансланган, витаминлы, ничек эшкәртеләсе алдан уйланган азык булмый торып, ул азыкны ашаган сыер күпме сөт бирәсен белми торып, нәтиҗәле эшләп булмый. Беренче шундый үзәк «Гигант»та төзелеп бетеп килә. Хуҗалыкның потенциалы зур, иң чиста, иң төзек фермалар ул хуҗалыкта. «Гигант»ның үрнәгенә башка хуҗалыклар да тартылачак. Үзәкнең куәтенә бәйле, бәлки, шәхси хуҗалыкларга сатып бирү мөмкинлеге дә булыр. Монысын инде азык запасыннан чыгып хәл итәрбез.
«Ирек» җитештерү кооперативы күптән түгел 4 тонна сөт сава иде, бүген 8 тоннага җиткереп килә. Яхшы белгечләр булса, азык әзерләүгә тиешле игътибар бирелсә, аларның күрсәткечләре яхшырачак.
Эшләр болай барса, без 100 тонна белән дә чикләнергә җыенмыйбыз.
– Җәй – төзелеш һәм төзекләндерү эшләре кызган чор. Тукай районы территориясендә нинди проектлар тормышка ашырыла?
– Төзелеш эшләре быел 1 млрд сумнан да ким күләмдә башкарылмаячак. Коронавирус белән бәйле кризиска карамастан, хөкүмәт программалары сакланып калды. Быел шуларның иң саллысы – ТР Президенты башлангычы белән гамәлгә куелган «Безнең ишегалды» программасы. Аның кысаларында районда күпфатирлы йортларның 11 ишегалды төзекләндерелә – быелга Татарстан, Круглое Поле поселокларында. Моның буенча алдан әзерлек эше алып барылды. Законсыз төзелгән корылмалар сүтелде. Ишегалларында балалар мәйданчыклары, машина кую урыннары, тротуарлар барлыкка килә, яктырткычлар куела, агачлар утыртыла. Барысы да биш елга исәпләнгән республика программасы хисабына эшләнә. Бу иң авыр – кеше белән бәйле программа иде. Хәзер халык аңлады. Мин уйлыйм, соңыннан рәхмәтле генә булачаклар әле. Без анда халык таләпләрен дә исәпкә алып эшлибез.
Быел без 120 мең квадрат метр торак төзеп тапшырырга тиешбез. Авыл районы өчен бу зур сан, шәһәр яны районнарына шундый зур план куела. План күбесенчә шәхси йортлар салу хисабына үтәлә, бүгенге көндә үтәлеш 70 процент. Шул ук вакытта инженерлык челтәрләре белән тәэмин итү кулны тота.
Әҗмәкәйдә 140 урынга исәпләнгән балалар бакчасы салабыз, аны бик яхшы сыйфатлы итеп тапшырачакбыз. Комсомолецта балалар бакчасы капиталь төзекләндерелә. Күптән түгел Яңа Мусабайда кибет ачтык. Федераль программа буенча Ильбухтинода авыл клубы төзелә. Кече Шилнәдә әйбәт итеп клуб ремонтлау төгәлләнүгә таба бара. Түбән Суыксуда «Алга» дип исем бирелгән универсаль спорт залы өлгертәбез, аны тапшыру 9 августка билгеләнгән.
Юллар салу, су һәм газ белән тәэмин итү – иң авыр мәсьәләләр булып санала. Безнең өчен «сакаллы» проблемаларның берсе – Чаллы шәһәренең күп балалы гаиләләре яши торган «Подсолнухи» микрорайоны. Быел беренче тапкыр анда юл төзү өчен хөкүмәттән 50 млн сум акча алуга ирештек. «Комдорстрой» оешмасы шәһәрдән Подсолнухи аша Әҗмәкәйгә юл салуга керешер дип торабыз.
Кече Шилнә җирлегенә караган Зарековка поселогына илтүче, 100 млн сумнан артыгракка төшкән юл һәм күпер салынып бетеп килә. Олы Шилнәгә 800 метр асфальт юл салынды, бу «РИТЭК» предприятиесе ярдәме белән мөмкин булды. Киләсе елга Титов урамын проектка кертеп асфальтлауны планлаштырабыз.
«Чаллы су каналы» ҖЧҖ белән килешенгән, Белоус поселогына су үткәрү буенча 150 млн сумлык проект бар, аның беренче этабын башларга ниятлибез.
Гидротехника корылмаларына килсәк, Таулыкта буаны яңадан буып, авылга керү юлы да булдырып эшләп куячакбыз.
Газлаштыру дигәндә, ул безнең Подсолнухи поселогында бара. 2020-21 елларда Суровкада газ үткәрү тәмамланырга тиеш. 2025 елга кадәрге республика программасында катнашып, газ белән тәэмин итүне дәвам итәчәкбез. Авыл җирлекләренең счетларындагы акчаны да шушы эшкә тоту ягында без. Әйтик, Бәткедә газ үткәрү өчен 3 млн сум тотылачак. Филатовкада «тавышлы» участок бар иде, газлаштыру фонды аша акча табылды, проектлар эшләнә, быел анда газ үткәрелә.
Район территориясендә эшмәкәрләрнең зур проекты гамәлгә ашырыла: Әҗмәкәй янында мотоцикллар ярышы уза торган трасса эшләнә. Биредә Россия чемпионатының беренче этабы ярышлары үтәргә тиеш. Без эшмәкәрләргә җирне рәсмиләштерү өчен мөмкинлек бирдек. Балаларга спорт тәрбиясе бирүдә ярдәм итә торган проект бу.
Гомумән, барлык төзелеш объектларын кышка кергәнче, җиренә җиткереп, сыйфатлы итеп тапшырырбыз дип уйлыйбыз.
– Районда үзара салым хисабына да байтак эш башкарыла бит әле.
– Үзара салым җыю күләме буенча быел Тукай районы республикада 2нче урында тора. Районга 79 млн сум акча кайтты. Узган ел 60 млн сум булган иде. Быелга планлаштырган, көзгә, кышка кадәр эшләрлек эшләрне конкурс аша үткәреп, коры вакытта башкарырбыз, хисабын халыкка җиткерербез дип торабыз. Форсаттан файдаланып, барлык авыл җирлекләре башлыкларына, үзара салым җыюда катнашкан тукайлыларга рәхмәт белдерәм. Шул рәвешле без райондагы проблемалы участокларны бергәләп киметәбез бит – бу барыбыз өчен дә бик кыйммәт.
– Фаил Мисбахович, җәй бит ул – ял итү, сәламәтлекне ныгыту вакыты да. Коронавирус белән бәйле вазгыять безнең планнарны шактый үзгәртте. Җәйне Сез ничек файдаланасыз?
– Күп кенә мәдәни чараларны, шул исәптән, иң олы милли бәйрәмебез Сабан туен үткәрмәскә булганбыз икән, димәк, хәл чыннан да җитди. Әлбәттә, Сабан туе – дөньякүләм мәдәни мирас, ул югалмас. Бүгенге көндә барыбыз өчен дә иң мөһиме – кешеләрне саклап калу.
Вазгыять җиңел булмаса да, без авыл кешеләрнең ихатада, продукция җитештереп, тулы канлы тормыш белән яшәргә мөмкинлегебез бар. Иренмәсәң, гаилә бюджетын да тулыландырып була.
Быел һава шартлары әйбәт. Үләннәр, җиләкләр җыю өчен хәзер иң кулай вакыт. Һәркайсыбыз матур җәйдән файдаланып калыйк, сәламәтлегебезне ныгытыйк.
Мин үзем җәяү йөрим. Көн саен иртән сәгать 4 тулып узгач эшкә чыгып китәм, бер сәгать-сәгать ярымда җәяүләп 7 чакрым юл үтәм.
Йорт тирәсендә, бакчада эшләргә, яшелчә үстерергә яратам. Минем бигрәк тә кәбестә уңа. Быел менә эштән буш вакытта таштан баз кордым. Көн саен кич кайткач бер рәт салам, шулай итеп күтәреп бетердем. Үз кулың белән башкарган эш канәгатьлек бирә бит ул. Әйтәләр бит, кеше яраткан эше белән шөгыльләнсә, бернинди авыруга да бирешми.
/ Рөстәм Зәкиев фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев