Матбугат – күпер ул
Алдан хәбәр итүебезчә, 1 апрельдән 2020 елның икенче яртысына газета-журналларга язылу башланды. Басма матбугат чараларына битараф булмаганнарның өлгерләре 20 апрельдән 30 ына кадәр газеталы булып калырга тырыша. Шушы ун көндә ташлама гамәлдә була: «Якты юл» газетасының чәршәмбе һәм җомга саннарына язылу 702 сум 6 тиен, аерым җомга санына язылу бәясе 615 сум 42 тиен. Редакциядән килеп алучылар өчен – 450 сум.
Мусабай Завод авыл җирлеге халкы газета-журналларга язылу кампаниясенә актив кушылды. Биредә «Якты юл»ны һәр гаилә алдырып укый.