Нәселле терлекләр кайтты
«Миңнехуҗин» КФХның терлекчелек комплексына Венгриядән нәселле терлекләр кайтты.
Бу – голштино-фриз токымлы 66 баш буаз тана. Ел дәвамында нәселле сыерларның санын тагын 132 башка арттырырга планлаштыралар. Гомумән, бүген хуҗалыкта 264 баш сыер һәм тана, 120 бозау бар. 150 башы – савым сыеры. Алардан көненә 4 мең тонна сөт савыла, бер баш сыерга 30 литр сөт туры килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев