Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Матбугат – күпер ул

Алдан хәбәр итүебезчә, 1 апрельдән 2020 елның икенче яртысына газета-журналларга язылу башланды. Басма матбугат чараларына битараф булмаганнарның өлгерләре 20 апрельдән 30 ына кадәр газеталы булып калырга тырыша. Шушы ун көндә ташлама гамәлдә була: «Якты юл» газетасының чәршәмбе һәм җомга саннарына язылу 702 сум 6 тиен, аерым җомга санына язылу бәясе 615 сум 42 тиен. Редакциядән килеп алучылар өчен – 450 сум. Мусабай Завод авыл җирлеге халкы газета-журналларга язылу кампаниясенә актив кушылды. Биредә «Якты юл»ны һәр гаилә алдырып укый.

«Якты юл»ны кулыма алуга йөзләрем яктырып китә дисәм, һич арттыру булмас. Сөенәм. Ни өчен? Беренчедән, редакциядә үз һөнәрен яратып һәм үз эшен белеп башкаручы иҗади коллектив тупланганга. Икенчедән, газета эчтәлеге ягыннан бик бай, бизәлеше дә күңелне җәлеп итәрлек.
Авыл җирендә кош-корт, мал-туар асрап яшәүче гаилә буларак, газетада шәхси ярдәмче хуҗалыкка кагылышлы материалларны тормыш иптәшем белән кызыксынып укыйбыз. Кемне ни кызыксындыра – кәҗә асрыйсыңмы, сыер малы тотасыңмы яисә яңа токымлы кош-корт үстерәсеңме – бу хакта газетада әйбәт язмалар чыгып тора. Бөтен кешедә дә интернет юк бит. Аннары, без газетаны кулга тотып укырга күнеккән буын, шуңа да һәр яңа санны көтеп алабыз. Авыл хуҗалыгына караган материалларның сан саен булуы, хезмәт кешесен данлаган һәм сугыш чоры балалары хакындагы язмаларның даими чыгып торауы, кыска хәбәрләр, «Дин вә мәгыйшәт» сәхифәсе, тормыштан алынган кыйсса һәм хикәяләр, район яңалыклары – кыскасы, киң катлам укучыларга йөз тотып эшләнә газетаның һәр саны. Бу – һич тә куштанлану түгел, авылдашларым белән аралашканда да газетага карата шундый фикерне ишетергә туры килә. Соңгы саннарда кроссворд биреп тә шатландырасыз. Башваткычларның җавабын да биреп барсагыз, бигрәк тә яхшы булыр иде. 
Мусабай Заводта 42 ел яшибез, шул гомердән бирле «Якты юл» гаилә дустыбыз. Ирем – Ренат Нигъмәтҗан улы белән газетаның сүзен сүзгә укып барабыз. Алдагы яртыеллыкка язылып куйдык. Безнең авыл халкы почта бүлеге җитәкчесеннән һәм хат ташучыдан бик уңды. Почта бүлеге җитәкчесе Ләйсәнә Хәмидуллина ачык йөзле, аралашучан. Почта дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә эшли. 
Бик кирәк булганда, авыз-борынны каплап, битлек, кулга бер тапкыр кулланыла торган перчатка киеп, берәмләп кенә почта бүлекчәсенә керәбез. Бөтен кагыйдәне үтибез. Хәзер барлык өлкәләрдә эш катлауланды, шул исәптән почта хезмәте дә зур саклык сорый. 
Хат ташучы Вәсилә Моратова үз эшен намус белән башкара. Пенсия акчаларын өләшү, газета-журналларны, өлкәннәрнең түләү квитанцияләрен тарату да аның вазифасында. 
Авыл халкы тың-лаучан, сабыр булуы белән һәрвакыт аерылып тора. Менә бу үзизоляция чорында да бер-беребезне аңлап һәм санлап, үзара хөрмәт белән, авырмыйча гына үтсәк иде. Тагын редакция хезмәткәрләренә рәхмәтемне җиткерәсем килә. Сез – журналистлар, алгы сызыкта, халык белән җәмгытьне тоташтыручы күпер ролен үтисез. Халык өчен бик кирәкле эш башкарасыз, уңышлар юлдаш булсын, сәламәт булыгыз», – дип изге теләкләрен җиткерде Мусабай Завод авылыннан даими укучыбыз Әминә Таһирова.
Вакытлы матбугат бүгенге көндә халыкка объектив мәгълүмат җиткерү чарасы булып тора. Эпидемия мәңгелек түгел, ул китәр. «Якты юл»га язылсагыз, ул гомерлек дустыгыз булып калыр.

/ Фото почта бүлегеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев