Язгы яңгыр файдалы
Явымнар авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең эш планнарын үзгәртте. Басуда эшне туктатып торырга туры килде. Әммә тукайлылар аяз көннәрдән тиешенчә файдалана белә. Бу – саннарда да чагыла.
Ял көннәрендәге һәм атна башындагы аяз көннәр Тукай районы аграрийларына басуларда тулы көчкә эшләргә мөмкинлек бирде. Хуҗалыклар беренче чиратта арпа, солы, борчак культураларын чәчә. Гомумән алганда, чәчү 3855 гектар мәйданда башкарылды: 1820 гектарда сабан культуралары, 1975 гектарда азык культуралары чәчелде. Кырларда 75 берәмлек техника эшләде. Чәчү белән бергә культивацияләү, тыгызлау эше дә башкарылды. Хәзерге вакытта явып торучы яңгырлар исә, игенчеләрнең эшен бераз туктатып торса да, чәчүлек җирләр өчен файдалы, туфракта дым туплана, ди белгечләр.
«Р-Агро» хуҗалыгы хез-мәтчәннәре чәчүгә узган атнаның сишәмбесендә чыктылар. Механизаторлар беренче чиратта арпа һәм күпьеллык үләннәр чәчә башлады. Флорис Хәбиров, Нәзир Хөснетдинов, Александр Коршунов СЗП агрегаты белән көненә 40-50 шәр гектарда эш башкара. Бүгенгә барлыгы 1240 гектарда арпа һәм 60 гектарда берьеллык үлән чәчелгән. Алты берәмлек культивацияләү агрегаты туфракны чәчүгә әзерли, чәчелгән мәйданнарны ике агрегат тыгызлап бара.
– Аллаһка шөкер, яз аграрийлар өчен кулай килде. Быел чәчүгә дә иртә чыктык. Узган ел бу вакытта тырмада идек, быел бу эшне 11 апрельдә тәмамландык. Туфракта дым җитәрлек. Җир дә өлгергән, техника батып азапланмады, бу яхшы күрсәткеч, – ди хуҗалык җитәкчесе Ришат Хатыйпов.
Иртәдән кичкә кадәр кырда эшләүчеләргә дүрт тапкыр кайнар аш каралган, аны кырга китерәләр. Орлык, ягулык материаллары, кирәк булса, запас частьлар да китерелә. Көннәр аязгач, басуга өч СЗП агрегаты һәм бер чәчү комплексы чыгачак. Алар әлегә резерв булып тора.
Хуҗалык җитәкечесе сүзләренчә, бүгенге көндә иң мөһиме – техника төзеклеге. «Ватылмасын гына инде. Запас частьларны кайтару мөмкин түгел – чикләр ябык», – ди җитәкче. Шуңа күрә, заманча чит ил техникасына хуҗалыкның тәҗриҗәле, сыналган механизаторлары гына утыра. Алар нинди дә булса сәбәп белән кырга чыга алмаса, техника тик торачак.
Хуҗалыкның уҗым басулары ямь-яшел. Хуҗалык җитәкчесе сүзләренчә, алар тулысынча тукландырылган, тырмаланган. Үсеп китәр өчен көннәрнең җылынуы гына кирәк.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә эшсез калган кешеләрне авыл җирләренә эшкә чакыруын «Р-Агро»да хуплап кабул иттеләр. Биредә бүгенге көндә өстәмә 11 кеше эшкә урнаштырылган. Билгеле, язгы чәчү вакытында бер кеше дә артык түгел.
– Бәтке шәһәргә якын. Шуңа күрә, хуҗалыкта кадрларга кытлык сизелә иде. Элек адәм баласы авылдан китеп шәһәрдә төпләнү ягын караса, бүген заманнар үзгәрә. Авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куйган кешенең киләсе көнгә ышанычы бар икәнен аңлый башладылар, – дип бу уңайдан фикерләре белән уртаклаша хуҗалык җитәкчесе Ришат Хатыйпов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев