Тизлек арттыру сәбәпче
23 март көнне кичке сәгать 4 тулганда Яр Чаллы – Водозабор – «Прибрежный» бакчачылык ширкәте юлында «ВАЗ-111730» автомобилендә баручы 44 яшьлек ир-ат руль артында 43 яшьлек хатын-кыз утырган «БМВ» машинасы белән бәрелешә. Һәлакәтнең сәбәбе – беренче автомобильнең, һава шартларының начар булуына карамастан, югары тизлектә хәрәкәт итүе. Авариядә хатын-кызның кулы, ир-атның муен кабыргасы сына. Алар БСМПга үзләре мөрәҗәгать итәләр.