Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хөрмәтле тукайлылар!

Коронавирус инфекциясе таралуга каршы катгый чаралар күрелсә дә, кызганычка каршы, дөнья һәм ил күләмендә авыручылар саны арта бара. Россия Президенты Владимир Путин бу шартларда халыкны җаваплы һәм сабыр булырга чакырды. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов та халыкның сәламәтлеген саклауны, социаль гарантияләр үтәлешен аерым контрольдә тота.

Хөрмәтле райондашлар! Авыруның таралуына юл куймауда һәрберебез җаваплы. Короновирус миңа кагылмас дип уйларга ярамый. Бүген һәрберебездән бу хәлгә җитди карау сорала. Ил җитәкчелегенең күрсәтмәләрен һичшиксез үтәргә, карантин режимын бозмаска кирәк. Өлкән яшьтәгеләргә аерым мөрәҗәгать итәсем килә. Бүгенге көндә үзеңне һәм якыннарыңны саклауның иң ышанычлы юлы – өйдә тору. Ә анда сез үзегезгә файдалы шөгыльне һичшиксез табачаксыз. Балалардан һәм оныклардан әти-әниләренә ярдәм итүләрен, аерата игътибарлы булуларын сорыйм.

Район башкарма комитеты бүлекләре элеккеге режимда эшләячәк. Хакимияттә кабул итүләр вакытлыча туктатыла. Сорауларыгыз булса, белгечләр белән телефон аша хәбәрләшергә була.

Тормыш безне бүген чыдамлыкка сыный. Әйдәгез, бердәм булыйк, бер-беребезне саклыйк, тирә-юнебездәге кешеләргә игътибарлы, миһербанлы булыйк, куркыныч инфекциягә каршы бергәләп көрәшик!

Район башлыгы Фаил Камаев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев