Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сәламәтлек барыннан да кыйммәт

Коронавирус инфекциясе таралуга каршы катгый чаралар күрелә. Ләкин, кызганычка каршы, дөнья күләмендә авыручылар саны арта бара. Коронавирус инфекциясенә бәйле вазгыять уңаеннан, Россия Президенты Владимир Путин халыкка махсус мөрәҗәгать белән чыкты.

Ул, хезмәт хакы түләүне саклап, 28 марттан 5 апрельгә кадәрге эш атнасын ял итеп игълан итте. Шул ук вакытта әлеге яңалык кайбер оешмаларга кагылмаячак. Медицина учреждениеләре, даруханәләр, кибетләр, банклар, транспорт, хөкүмәт органнары эшләүләрен дәвам итәчәк. «Коронавирус миңа кагылмас әле дип уйламагыз. Бу һәр кешегә кагылырга мөмкин. Бөтен күрсәтмәләрне дә һичшиксез үтәргә кирәк, – диде илбашы. – Үзеңне һәм якыннарыңны саклауның иң ышанычлы юлы – өйдә тору. Хәзер бөтен кеше алдында авыруны таратмау бурычы тора».
Тормыш безне чыдамлыкка сынавын дәвам итә. Тик төшенкелеккә бирелергә ярамый. Тискәре фикердә булу, пессимистлык иммунитетны көчсезләндерә, төшенкелек бөтенләй үтерә, ди белгечләр. Ә көр күңеллелек, киресенчә, организмга көч өсти икән. Хезмәтне яратучы, ачык күңелле, максатчан кешеләрнең иммунитеты нык була. Инфекциягә бирешмәс өчен безгә уңай фикердә булырга, яраткан эшебез белән шөгыльләнергә, тирә-юнебездәге кешеләргә карата миһербанлы булып калырга кирәк.

Райондашларыбыз коронавирус белән бәйле вакыйгаларны ничек кичерә соң? 

Минталип Миңнеханов, крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе, Тукай районы фермерлар ассоциациясе рәисе:
– Язгы кыр эшләре башланыр вакыт җитте. Коронавирус тарала дип игенче эштән туктый алмый. Ләкин үзгәрешләр авыл хуҗалыгына тәэсир итми калмаячак. Шунысы мөһим, крестьян хөкүмәт тарафыннан яклансын иде. Чөнки ул халыкны ашатучы, азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итүче. Без сатып ала торган ягулык-майлау материалларын, запас частьларны, машина, трактор, комбайннарны җитештерүчеләрнең продукциясенә бәя арта. Мисал өчен, Краснодарда безгә кирәкле тракторлар җитештерүче уртак предприятие бар, шуннан трактор алу турында килешкән идек. Берничә көн эчендә аның бәясе 11 млн сумнан 14 млн.га кадәр артты да куйды. Ә икмәк, яшелчә, бәрәңге бәясе һаман түбән. Бөртеклеләрне икмәк комбинатына җиде-сигез сумнан тапшырабыз. 
Ничек кенә булмасын, бүген без төшенкелеккә бирелеп, кул кушырып утыра алмыйбыз. Кешене өмет яшәтә, кайчан да булса хәлләр яхшы якка үзгәрер дип өметләнергә кала. Бүгенге көндә иң мөһиме – сәламәт булып калу. Әгәр бер-беребезгә игътибарлырак, ихтирамлырак булсак, коронавирус куркынычын да югалтуларсыз үтәрбез, иншалла.

Гөлчирә, пенсионер, Олы Шилнә:
– Ул куркыныч инфекция бездән еракта йөри, килмәс әле, дип үз-үземне ышандырып килә идем шушы көнгә чаклы. Инде Казанда яшәүче олы улыбызның өйдә торып эшләүгә күчкәнен белгәч, уйландыра башлады: дәүләт күләмендә мондый чаралар күрелгәч, юкка түгел инде. Фикерләштек тә, гаиләсен алып, үз яныбызга кайтырга куштык. Балалары кечкенә, киленебез әле декрет ялында. Авылда аларга уңайлырак булачак. Монда инфекция йоктыру куркынычы да юк дәрәҗәсендә. Һәр нәрсә ике яклы бит, бу коронавирус миңа оныгым белән туйганчы уйнап юану форсатын бирде, шуңа сөенәм. 

Хәмдия Ягъфәрова, Мусабай Завод фельдшер-акушерлык пункты мөдире:
– Коронавирус инфекциясе таралу куркынычы әлегә безгә янамый кебек. Тик уяу булу комачауламый. Без авыл кешеләренә бу турыда аңлатабыз. Мәктәптә каникуллар башланганчы, укучылар белән әңгәмә үткәрдек. Безнең пунктка килүчеләр дә ул авыруның билгеләре, саклану чаралары турында сораулар бирәләр. Барысын да җентекләп сөйлибез. Үзебез битлекләр, перчаткалар кулланабыз. Әлегә авылда кискен респиратор вируслы инфекциядән авыручылар да күп түгел. Без, медицина хезмәткәрләре, гадәти тәртиптә эшлибез. Күңелсез хәбәрләр ишетеп торсак та, аларның вакытлы икәнен беләбез. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев