Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бөек җиңүнең 75 еллыгына

Матур гомер бәйрәме

Авыл җирлекләрендә тыл һәм хезмәт ветераннарына «Бөек Җиңүгә 75 ел» дигән истәлекле медальләр тапшырыла. 

Яңа Мусабай авылында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Мөнҗия Шәймәрдановага 18 март көнне 90 яшь тулды. 1961 елда дүрт балага әни булып килгән ул. Бишенче булып уртак балалары туган. Сабыйларының бишесен дә тигез күреп, җил-яңгыр тидермичә үстергән, кеше иткән. Бүген ул балаларның, оныкларның иң якын һәм иң кадерле кешесе. Матур гомер бәйрәмен дә, елдагыча, балалары һәм оныклары белән бергә каршылый. 
Юбилее көнне Мөнҗия апаны котларга район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илфак Бариев, Түбән Суыксу авыл җирлеге башлыгы Флүр Ихсанов, мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре килде. Мөнҗия апа Шәймәрдәновага Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан юбилей медале тапшырылды. 
Бала чагы һәм яшьлеге авыр елларга туры килгән бик күп замандашлары кебек, аңа да күп кыенлыкларны кичерергә, авырлыкларны җиңәргә туры килгән. Әмма ул сынмаган, сыгылмаган. Күңелен каралтмаган, шуңа күрәдер, йөзе дә ачык. Мөнҗия апабызның, өлкән яшьтә булса да, зиһене үткен, хәтере дә әйбәт әле. Ул авылыбызда һәм илебездә булган вакыйгалардан хәбәрдар, яңалыклар белән кызыксынып тора. Мул табынлы өстәл артында без аның үткәннәре һәм бүгенге тормышы турында сөйләшеп утырдык. Бәйрәм белән котлап килгәннәре өчен Мөнҗия апа кунакларга рәхмәт әйтеп, алдагы елларда да матур очрашулар теләп калды. 

Ләйсән Нигъмәтуллина.
Түбән Суыксу авылы.

/ Фото Ләйсән Нигъмәтуллинадан алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев