Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балык, зәйтүн мае һәм кара борыч коронавирустан саклый

Белгечләр фикеренчә, вируска каршы көрәшү һәм иммунитетны ныгыту өчен хәзер җиләк-җимеш, яшелчә һәм яшел тәмләткечләрне гадәттәгедән күбрәк ашарга кирәк. Моннан тыш чистартылмаган, вакланмаган ярмалар да файдалы.

Табибларның көн саен балык, ит һәм борчак-фасоль ише продуктларны көндәлек менюга кертүне тәкъдим итүләрен дә белеп торырга кирәк. Ә менә әлегә сөт ризыкларын кулланмау хәерлерәк икән.

Зәйтүн маен игътибар үзәгенә алу шарт. Аннан ризыклар пешерү-кыздыру, шулай ук салатлар ясау максатында файдаланырга мөмкин. Чәй эчү өчен төрледән-төрле тәм-томнар, кәнфит, камыр ризыкларын өрек, караҗимеш кебек кипкән җимешләр алыштырырга тиеш.

Аннан килеп, табиблар колбаса ризыкларын кулланмаска, тоз һәм шикәр күләмен киметергә киңәш итә.

Реклама

Тәмләткечләргә килгәндә, белгечләр фикеренчә, кара борыч, имбир, сарымсак һәм куркума организмга вирусларга каршы торуга ярдәм итә. Алар организмдагы күзәнәкләрне чир кузгатучы микроблардан чистарта. Моннан тыш имбир С һәм В витаминнарына бай, бактерияләргә каршы тору үзенчәлегенә дә ия.

Ватаным Татарстан

Фото: eda-land.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X