Социаль түләүләр арта
Февральдән айлык акчалата түләүләр 3 процентка арта. Шуның белән бергә социаль хезмәтләр җыелмасы да 3 процентка индексацияләнә. Әлеге җыелма бушлай дарулар алырга, санаторий-курортта дәваланырга, шәһәр яны тимер юл транспортында түләүсез йөрергә һәм шәһәрара транспортта дәвалау урынына бушлай барырга һәм кайтырга хокук бирә. 1 февральдән социаль хезмәтләр җыелмасы аена 1155,06 сум тәшкил итә. Аның 889,66 сумы даруларга, 137,63 сумы санаторий-курортта дәвалануга, 127,77 сумы транспортта йөрү өчен бирелә. Рецептлар поликлиникаларда языла, юлламалар бирү белән социаль иминият фонды шөгыльләнә.