Фаил Камаев: «Без район үсешенә эшлибез»
Әҗмәкәй авыл җирлеге башлыгы Рамил Адиев беренче тапкыр халык алдында җирлекнең социаль-икътисади үсеше турында хисап тотты. Аны узган елның сентябрендә сайлаганнар иде. Очрашуда шулай ук район башлыгы Фаил Камаев катнашты.
Башкарылган эшләр күп
Монда 3 меңнән артык кеше теркәлгән. Чынлыкта яшәүчеләр саны күпкә артык.
Рамил Адиев чыгышыннан күренгәнчә, 2019 елда 1 млн сумнан артык үзара салым җыелган, 5 млн сум субсидия кайткан. Алар Яңа поселогының Сәйдәшев, Җиңүнең 70 еллыгы урамнары юлларын, Яңа поселогына алып баручы юлны, Әҗмәкәй авылының Закиров, Ибраһимов урамнарындагы юлларны ремонтлауга юнәлтелгән. Шулай ук балалар мәйданчыгы өчен уен элементлары сатып алуга тотылган. Әҗмәкәй авылы зиратына койма тоту, Иске Гәрдәледә Үзәк урамдагы юлга вак таш салу, Яңа Сарайлының Үзәк урамында юл ремонтлау, шулай ук юлны киңәйтү, су торбасын чистарту һәм озайту да шушы акчаларга эшләнгән.
Шулай ук 2019 елда республика программасы буенча Яңа поселогының Зыятдинов урамында 1,8 км озынлыкта яңа асфальт юл салынган, шулай ук республика программасы буенча Әҗмәкәй – Яңа поселогы автомобиль трассасында 2 км асфальт юл салынган һәм светофор куелган. Яңа поселогының Үзәк урамында бюджет хисабына чокырларны ямау эшләре башкарылган.
Җирлекнең социаль-икътисади үсешенә «Гигант» хуҗалыгы йогынты ясый. «Аның җитәкчесе Риф Имамов халыкның яшәү шартларын яхшырту өчен күп көч куя», – диде Рамил Адиев. «Гигант» – берничә дистә ел буе ташландык яткан җирләрне актив рәвештә эшкәртеп, чәчү белән шөгыльләнүче хуҗалыкларның берсе. Гомумән, район буенча 5 мең гектар ташландык җирләргә икмәк чәчелде. Бу Тукай районы агарийларына бөртеклеләрнең тулаем җыемы буенча республикада беренче урынга чыгу мөмкинлеге бирде.
Хәл итәселәре дә шактый
1971 елда нигез салынган поселокта инженерлык челтәрләре тузган. Шуңа күрә бюджет хисабына һәм үзара салым акчасына Яңа поселогы һәм Иске Гәрдәле авылларының су белән тәэмин итү челтәрләрен ремонтлау һәм реконструкцияләү проектлары эшләнгән. Иске Гәрдәле авылында «Чиста су» программасы буенча су торбалары сузылган.
Яңа поселогында урнашкан «Березка» балалар бакчасында 100 бала тәрбияләнә. 2019 елда республика бюджеты хисабына бинага капиталь ремонт ясалды. Әмма бу балалар бакчасы гына җирлекнең ихтыяҗын канәгатьләндерми. Хәзерге вакытта Әҗмәкәй авылында республика программасы буенча 140 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзелә башлады. Аны 1 июльгә тәмамлау планы бар. Балалар бакчасы «Чаллы су каналы» җәмгыятеннән сузылган суүткәргеч ярдәмендә су белән тәэмин ителәчәк. Моннан тыш, учреждениегә асфальт юл салыначак.
2019 елда Яңа поселогы мәдәният йортына «Татнефть» АҖ спонсорлык ярдәме белән капиталь ремонт ясалды. 2020 елда клуб территориясен төзекләндерү планлаштырыла. «Әлеге мәдәният йортына район статусын бирү теләге бар», – диде район башлыгы.
Яңа поселогы мәктәбендә 248 укучы белем ала. Бина капиталь ремонт сорый, дип белдерде җирлек башлыгы. Фаил Камаев, моңа җавап итеп, мәктәп директоры Булат Мәхмүтовның үзенә активрак булырга кирәк, диде. «Әлеге территорияне төзекләндерүгә сез дә үз өлешегезне кертергә тиеш», – диде ул.
Очрашудан файдаланып, район җитәкчлегенә үз гозерләрен җиткерергә ашыгучылар күп булды. Әҗмәкәй авылы клубына да капиталь ремонт кирәк дип язылган хатны Фаил Камаевка тапшырдылар. Район башлыгы аңлатканча, республика программасы буенча һәр елны районның бер мәдәният йорты төзекләндерелә. Быел Кече Шилнә, Ильбухтино, Мәләкәс авылларында клуб төзү-ремонтлау планга кергән. Моның белән районда капиталь ремонт таләп итүче клублар исемлеге чикләнми. Әҗмәкәй авылы клубын ремонтлау вакытын төгәл әйтеп булмый, диде район башлыгы.
«Авырткан» урыннарның берсе – фельдшерларга кытлык», – дип белдерде җирлек башлыгы. 2 мең кеше яшәүче Яңа поселогында нибары бер фельдшер. Килгән кадрларны эш шартлары канәгатьләндермәде, киттеләр», – диде ул. Район башлыгы сүзләренчә, кадрларны авылда калдырыр өчен социаль гарантияләр булырга тиеш – югары хезмәт хакы, яшәү урыны белән тәэмин итү. Икенчедән, һөнәри юнәлеш бирү эшенең мәктәптән үк башлануы шарт. Моның өчен мәгариф бүлеге башлыгы һәм мәктәп директорлары комплексы эш алып барырга тиеш.
Әлеге җирлектә күпфатирлы йортларда яшәүчеләргә «Тамерлан» идарә компаниясе хезмәт күрсәтә. Аның эшеннән канәгатьсезлек белдергән фикерләрне күпфатирлы йортларда яшәүчеләрдән еш ишетергә туры килә. Бүген дә Гайнуллин урамында урнашкан 42нче йортта яшәүчеләр подъездга керү ишеге кайчан була, дигән сорау бирде. «Тамерлан» идарә компаниясе җитәкчесе Татьяна Харисова залда юк иде. Фаил Камаев идарә итү компаниясе тиешенчә хезмәт күрсәтергә тиеш дип ассызыклады. Бу уңайдан йортта яшәүчеләргә дә сорау бар. РФ Торак кодексы буенча сыйфатлы хезмәт күрсәтмәгән компаниядән баш тарту мөмкинлеге барын алар белмиләрме?
Жыелышта катнашучыларга быел республикада «Безнең ишегалды» дигән программа эшли башлавын искәрттеләр. Тукай районындагы күпфатирлы 89 йортның ишегалдын төзекләндерү һәм ремонтлау өчен республика бюджетыннан 700 млн сум акча бүлеп биреләчәк. 2020 елда Кече Шилнә, Князево, Круглое Поле, Борды, Яңа поселогы һәм Бәтке җирлекләрендә ишегаллары төзекләндереләчәк. Тиздән урыннарда проектлар турында фикер алышу башлана.
Подсолнухида яшәүчеләр аңлады
Залда Подсолнухи поселогында яшәүчеләр дә бар иде. Анда дәүләт программасы буенча җир бүлеп бирелгән Чаллы шәһәренең күп балалы гаиләләре яши. Район башлыгы әлеге поселокта яшәүчеләргә аерым мөрәҗәгать итте.
– Сез дә Тукай районы халкы. Яшәү өчен шартлар тудырылырга тиеш. Без бу позициядән баш тартырга җыенмыйбыз. Мөмкин булганча, бу территорияне газ, су, ут белән тәэмин итү, чүп җыю эшен көйләдек. Автобус маршрутын оештыру өчен ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына тукталыш павильоннары төзү тәкъдиме әзерләнә. Юл мәсьәләсенә килгәндә, шушы көннәрдә генә ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән очраштым. Татарстан парламенты белән берлектә республика президентына мөрәҗәгать итәчәкбез. 2020 елда таш-ком өслекле булган 3-5 километр булса да юл төзү планы бар. Шулай ук әлеге территория аша югары басымлы газ торбасы узачак. Бу 2025 елга кадәр газ булмаган участокларны зәңгәр ягулык белән тәэмин итү өчен эшләнә. Шулай ук «Чаллы су каналы» ҖЧҖдән алып Белоуска кадәр суүткәргеч тә әлеге территориядән узачак. Подсолнухи поселогында социаль объектлар төзүгә килгәндә, район әлегә аларны проектлый һәм төзи алмый. Әлеге җир участоклары шәһәр милкендә, – диде Фаил Камаев.
Район башлыгының чыгышыннан соң, Подсолнухи поселогында яшәүчеләр тарафынан канәгатьсезлек белдерүчеләр дә, сорау бирүчеләр дә булмады. Димәк, халык тарафыннан аңлау бар, алар башкарылган эшне күрә.
Район башлыгы, һәрвакыттагыча, залдан яңгыраган бер генә сорауны да жавапсыз калдырмады. Күбесен «каләмгә» алды. Җыелышны да ул вәгъдә формасында: «Безнең команда алга таба да җиң сызганып район үсешенә эшләячәк», – дип тәмамлады.
Рөстәм Зәкиев фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев