5 февраль 2020 яңалыклары
-
Пенсионер ир-ат һәлакәткә юлыккан
Узган атна барышында район хокук сакчылары ялган документлар ясау, чит милеккә кул сузу, үтерү белән янау, наркотиклар саклау, аларны тарату очракларын ачыклаганнар. Бу турыда район хакимиятендә үткән атналык киңәшмәдә хәбәр ителде.
-
Социаль түләүләр арта
Февральдән айлык акчалата түләүләр 3 процентка арта. Шуның белән бергә социаль хезмәтләр җыелмасы да 3 процентка индексацияләнә. Әлеге җыелма бушлай дарулар алырга, санаторий-курортта дәваланырга, шәһәр яны тимер юл транспортында түләүсез йөрергә һәм шәһәрара транспортта дәвалау урынына бушлай барырга һәм кайтырга хокук бирә. 1 февральдән социаль хезмәтләр җыелмасы аена 1155,06 сум тәшкил итә. Аның 889,66 сумы даруларга, 137,63 сумы санаторий-курортта дәвалануга, 127,77 сумы транспортта йөрү өчен бирелә. Рецептлар поликлиникаларда языла, юлламалар бирү белән социаль иминият фонды шөгыльләнә.
-
Сталинград кешелек хәтерендә
Бөек Ватан сугышы еллары көннән-көн ерактарак кала бара. 1941 елның шомлы иртәсен каршылаган һәм 1945 елның 9 маенда Җиңү көнен үз күзләре белән күргән ватандашларыбыз саны хәзер бик аз инде. Сталинградтагы канлы сугышның шаһитлары да бүген бармак белән генә санарлык. Без һәр елны 2 февральдә Сталинград сугышында җиңүне билгеләп үтәбез. Бу канкойгыч вакыйгалар 200 көн һәм төн дәвам иткән. Сталинград – батырлык шәһәре. Ул кешелек хәтерендә мәңгегә сакланачак.
-
Чөгендерне ташып бетердек
Быел «Кама» агрофирмасы аграрийлары рекордлы уңышка – 176 тонна татлы тамыр азык җыеп алуга иреште.
-
Сезнең хезмәт алдында баш иябез
Районда хезмәт алдынгыларын зурладылар, 2019 елда төрле тармакларда югары нәтиҗәләргә ирешкән иң яхшы һөнәр ияләрен хөрмәтләделәр. Инде икенче ел рәттән шулай зурлап үткәрелә торган слетка һәр тармактан, предприятие-оешмалардан, авыл җирлекләреннән җитәкчеләр, алдынгы хезмәткәрләр, район үсешенә ныклы нигез салган ветераннар, республика һәм бөтенроссия конкурсларында җиңүчеләр чакырылды. Алар мактау грамоталарына, рәхмәт хатларына, акчалата бүләкләргә лаек булды.
-
Фаил Камаев: «Без район үсешенә эшлибез»
Әҗмәкәй авыл җирлеге башлыгы Рамил Адиев беренче тапкыр халык алдында җирлекнең социаль-икътисади үсеше турында хисап тотты. Аны узган елның сентябрендә сайлаганнар иде. Очрашуда шулай ук район башлыгы Фаил Камаев катнашты.
-
Техника ремонтлана
Хуҗалыкларда шулай ук чәчүдә катнашачак техниканы ремонтлау дәвам итә.
-
Ашлама әзерлиләр
2020 ел уңышын кайгырту йөзеннән, минераль ашламалар сатып алу дәвам итә.
-
Аномаль җылы һава торышының уҗымнарга йогынтысы нинди?
Кичә яңгыр яуган иде, бүген синоптиклар янәдән республика халкын һава шартларының бозылуы турында кисәтә.